tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан белән бер яшьтәге ветеран
Татарстан белән бер яшьтәге ветеран

Татарстан белән бер яшьтәге ветеран

Татарстан Республикасы белән бер яшьтә ул. Төгәлрәк әйтсәк, республикадан 26 көнгә генә өлкәнрәк. ТАССРның рәсми туган көне дип 27нче май санала, быел шул көнне Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Ә Саба районы, Төбәк авылында яшәүче фронтовик Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев 1нче май көнне 100 яшен тутырды.

Язмыш, диген. Бер гасырлык гомер юлында Хаҗиәхмәт ага сугышын да, ачлыгын да, сугыштан соңгы җитешсезлеген дә, тормышның көйгә керүен дә күргән. Менә коронавирус дигән афәтен дә күрергә язган булган икән. 100 яшьлегенә балаларын җыеп Коръән ашы уздырырга ниятләп йөргән ул. Тик әлегә бу ниятен кичектереп торырга туры килә инде. Без дә йөзъяшәр ветеран белән телефоннан гына аралаштык.

Хаҗиәхмәт ага бүген Төбәк авылында килене Наилә тәрбиясендә яши. Наилә ханымның бу нигезгә килен булып төшкәненә дә 35 ел икән инде. Ә бабай белән икәүдән-икәү калуларына – 22 ел.

Башта Наилә ханым белән сөйләшеп алдык. Бабайның хәлләрен сорашам. «Бабай ярый әле, ярый. Бер дә 100 яшь биреп булмый үзенә. Аллаһка шөкер, йөреп тора. Хәтере дә сөбеханалла. Мин кичә нәрсә эшләгәнне дә онытам, ул әллә кайчан булганнарны да хәтерли. Менә, үзе белән сөйләшегез әле, үзе бик әйбәт сөйли ул», – дип, трубканы Хаҗиәхмәт аганың үзенә бирә.

Чыннан да, хәтере бик яхшы икән әле 100 яшьлек ветеранның. Сораганны да көтеп тормастан, сугыш еллары турында сөйли башлады.

1939нчы елда хәрби хезмәткә алынган Хаҗиәхмәтне сугыш башлануга Байкал аръягына алып китәләр. Анда шофер һөнәрен үзләштерә.

– 1942нче елда безнең 160нчы укчы полкны Мәскәүгә җибәрергә дигән приказ булды. Тик Мәскәүгә барып җитмәдек. Сталинградта калдык. Анда иң кызу бәрелешләр башланган чак. Тегендә снарядларны машина белән ташый идек, монда ат бирделәр – ат белән ташыйбыз. Немец бомбалары әле Иделгә төшеп шартлый, әле берәр метр читкә генә төшә. Коточкыч булды инде. Бик күп иптәшләрне үз кулларым белән җирләдем. Әле дә хәтерлим: бер бәрелештә безнең як бик күп сугышчысын югалтты. Мин шофер бит, төнлә бульдозер белән җир казып, шул иптәшләрнең мәетләрен унар-унарлап күмәргә туры килде. Ә иртән яңадан бәрелеш. Туктап тора алмыйсың. Ашарга ике-өч көнгә бер генә алып киләләр. Анда да йә сохари, йә бер тәлинкә аш. Алып килсәләр дә, шәһәргә керә алмыйлар – чолганышта бит. Немецлар безне уратып алганнар иде. Ашарга юк, дип ызгышып ята алмыйсың. Үлгәнче яшәргә, дип яшисең инде. Аллаһка шөкер, исән чыгу насыйп булды, – ди Хаҗиәхмәт Әлмиев.

Ике тапкыр яралана ул, 1943тә контузия ала. Шулай да сугышны ахырына хәтле йөреп чыга. Җиңү хәбәрен Краснодар краенда ала. Аңарчы Кубань елгасын кичәләр әле, аны да бик тетрәнеп сөйләде: «Башта елга аша танкларны чыгардык, аннары – артиллерияне. Пехота теге ярда калып торды. Берзаман солдатлар чалбардан гына калып чишенделәр, киемнәрен һәм әйберләрен төенчек итеп төйнәп, баш өсләренә күтәрделәр дә суны йөзеп чыга башладылар. Башка юлы юк бит. Чыга алганы чыкты, бик күбесе агып китте егетләрнең».

Хәтерегез сөбеханалла, бөтенесе исегездә икән, дим.

– Онытыла инде, исемнәрне хәтерләмим менә. Ә сугышы онытырлык булмады аның. Биш ел бит! Үзе бер гомер кадәр булды ул, – ди Хаҗиәхмәт ага.

Сугыштан соң Хаҗиәхмәт Әлмиев хезмәт юлын Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дәвам итә, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. Барыбер туган як үзенә тарта. Төбәк авылына кайтып урнашалар. Җиде ул үстерәләр. 100 еллык гомерендә иң бәхетле көннәре дип тә уллары туган көннәрне атый ветеран:

– Карчыгымны эшләтмәдем, үзем көне-төне эштә булдым. Өйгә йокларга гына кайта ала идем. Иртүк торып, машинага утырып чыгып киткәндә, Аллаһка шөкер, мин әле бүген дә исән, балаларыма ризык насыйп ит, дип чыгып киттем. Машинадан туйдым, дигәч тә пенсиягә чыкканчы комбайнда эшләдем әле.

Бала кайгысын да күрергә туры килгән икән ветеранга: ике улын җирләгән. Шөкер, бишесе исән-сау. Икесе – Түбән Камада, тагын икесе – Сабада, берсе – Казанда. Бик бай бабай икән Хаҗиәхмәт ага: биш улы, 13 оныгы, 16 туруны бар. Үзе белән яшәүче килене Наиләне дә күкләргә күтәреп мактады, сүз саен рәхмәт белдерде:

– 100гә җитүемдә киленемнең өлеше зур – бик яхшы тәрбияли. Минем шәхси табибым да әле ул: уколын да кадый, даруларны да алып кайтып тора. Гомере озын булсын! Без дә гомер беткәнче яшәп торырбыз инде. Бер дә тегендә барасы килми бит әле.

– Әле хәзер дә эшләр идегез, име, Хаҗиәхмәт ага? – дим.

– Урманга барыр, утын кисәр идем. Барып җитеп кенә булмастыр шул.

– Күңелегезгә ничә яшь соң?

– Күңелгә 102 инде, кызым, – дип көлә.

Күпне күрсә дә, бер дә зарланып сөйләмәде Хаҗиәхмәт ага. Үзенә дә шулай дидем.

– Нәрсәдән зарланасың инде? Күрәсен күрдем. Алда Аллаһы Тәгалә тагын нәрсә күрсәтер. Исәнлек кенә булсын! Мин яшьләргә дә исәнлек телим. Хәзер ашарга-эчәргә бар, шөкер. Яхшы тормышлар насыйп булсын! – ди йөзьяшәр ветеран.

Фәнзилә Мостафина
https://beznen.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*