tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Азәрбайҗанның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә булды
Фото: «Татар-информ»
Фото: «Татар-информ»

Татарстан делегациясе Азәрбайҗанның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә булды

Татарстан һәм Азәрбәйҗан мәдәни элемтәләрне ныгытуны дәвам итә – Татарстан Республикасы делегациясе Баку шәһәре мәгариф учреждениеләрендә булды. Яклар хезмәттәшлекнең яңа форматлары турында фикер алышты һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.

Сәфәр кысаларында ТР делегациясе вәкилләре Татарстанның Азәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә һәм Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәгендә булды.

Делегация составында Татарстан мәгариф учреждениеләре вәкилләре: Казан кооператив институтының Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флүрә Абдуллина, Базарлы Матак районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, шулай ук Әлки районы якташлыгы әгъзалары Хаҗәр Бәширова һәм Алсу Низамова булды.

Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли белән очрашу сәфәрнең төп вакыйгасы булды. Сөйләшү барышында Флүрә Абдуллина Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәни үзәгенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул күренекле татар шагыйре Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) мирасын саклау өчен уздырыла торган чаралар турында сөйләде.

Хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде. Очрашуда катнашучылар Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге курсларын тыңлаучыларның татар шагыйре иҗатына багышланган фәнни конференцияләрдә катнашуы мөмкинлеге турында сөйләште.

Сәфәрнең мәдәни программасына Азәрбайҗан башкаласының күренекле урыннары һәм Азәрбайҗандагы татар халкының тарихына бәйле истәлекле урыннар белән танышу кертелгән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*