Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Читада урнашкан “Дамба Брайбунлинг” дацаны белән танышты.
Чита дацаны — Чита шәһәрендә урнашкан зур будда монастыре комплексы (дацаны). Аның ачылышы 2010 елның 15 августында булган.
“Дамба Брайбунлинг” дацанын төзү эшләре 2002 елда ук башлана. Ә аңарчы Чита шәһәрендә мондый гыйбадәтханәләр булмый. Әлеге дацан -төбәк халыкларының дуслыгы һәм татулыгы символын гәүдәләндерә.