Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Пермь краеның Барда авылында урнашкан татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә дә чәчәкләр салды.
2024 елның июнендә Пермь краеның Барда районында узган XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе (14-15 июнь) кысаларында, районның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, бөек шагыйрь-каһарман Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Аның авторы танылган сынчы Винера Абдуллина. Бу чара районда татар мәдәниятен һәм тарихи хәтерне саклауга зур өлеш кертә.


