Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Омандагы Россия посолы Олег Владимирович Левин белән үзара хезмәттәшлек юллары турында фикер алышты. Оман Солтанлыгында уза торган өченче Халыкара бердәмлек фестиваленең әһәмиятен билгеләп, чакыру өчен рәхмәтен белдерде.
Сөйләшү барышында Оман Солтанлыгында яшәүче милләттәшләребезнең вәкиллек эшчәнлегендә катнашулары, Татарстанның югары уку йортларында укучы студентларларның Оман Солтанлыгында телләр буенча практика узуларына аерым басым ясалды.
Олег Владимирович Татарстан делегациясен Оман Солтанлыгында күрүенә шат булуын белдерде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген югары бәяләвен әйтте. Бердәмлек фестивалендә Татарстан делегациясенең катнашуы мөһим булуын ассызыклады.