3-6 сентябрьдә Владивостокта X Көнчыгыш икътисади форумы узачак. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.
Делегация составына төбәк икътисады үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структураларның (ТР Икътисад министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы) вәкилләре керде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, форум кысаларында Татарстан делегациясе РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше комиссиясе утырышында, шулай ук Россиянең эшлекле климатын яхшыртуның илкүләм моделенә һәм төбәкләрнең инвестицион үсешенә багышланган чараларда катнашачак.
Республика делегациясе кече һәм урта эшмәкәрлекне, кооперацияне үстерүгә багышланган форум чараларында да катнашыр дип көтелә.