Тарихчы-археолог Альберт Борһановка Төрекмәнстанның Дәүләт бүләге – «Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел» медале тапшырылган. Төрекмәнстанның әлеге дәүләт бүләге Төрекмәнстан һәм Үзәк Азиянең тарих-археология фәнен үстерүгә керткән өлеше өчен галимнәргә бирелә, быел аңа Россиядән өч һәм тагын җиде ил фән эшлеклесе лаек булган.
Бүләкләү тантанасы Ашхабад каласында фәнни чаралар эчендә узган. Профессор Альберт Борһанов III фәнни конференция һәм кыр семинарында катнашкан. Фәнни чара Ефәк юлының бөтендөнья тарихи-мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелүен яклауга багышланган. Конференция барышында профессор Борһанов Бөек Ефәк юлындагы сәүдә-икътисади һәм тарихи-мәдәни багланышлар турында ике доклад белән чыгыш ясаган.
Чыганак: t.me/DUMRF_TAT