Сәнгать белеме кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасының өлкән укытучысы Гөлназ Әкбәрова «Казан татарларының туй йоласы: тарих һәм хәзерге заман» темасына лекция сөйләде. Казан Кирмәненең Гавами урыннар ишегалдында оештырылган лекциядә ул ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, аларның бүгенге көнгә нинди үзгәреш кичергәнен аңлатты.
Гөлназ Әкбәрова XIX һәм XX гасырлар чигендә тарихчы һәм этнограф Гайнетдин Әхмәров, этносоциолог, тарих фәннәре кандидаты Розалинда Мусина җыйган мәгълүмат һ.б. чыганаклар материаллары белән уртаклашты. «Казан татарларында туй йоласының өч ысулы булган. Беренчесе – физик көч кулланып, ягъни кызның үзенә, аның туганнарының ихтыярына каршы килеп, кызны урлау. Икенчесе – кыз үз теләге белән кияүгә барган, әмма бу хакта аның әти-әниләре хәбәрдар булмаган. Өченчесе – гадәти никахлашу, ягъни ата-аналарның ихтыяры һәм алдан килешүе буенча. Барлык ысуллар да Идел буе халыкларында бар», – диде Гөлназ Әкбәрова.
Аның әйтүенчә, татарларда «кыз урлау» дип аталган беренче ысул – иң борынгысы. «XIX һәм XX гасырлар чигендә бик сирәк күзәтелсә дә, әмма ул гамәлдә булган. Бу ысулны кәләшне һәм аның әти-әнисен никахка күндерүгә өмет калмаган очракта кулланганнар. Кыз урлау алдан ук уйланылган план буенча башкарылган. Кияүнең әти-әнисе кәләшнең әти-әнисеннән законлы рәвештә никахлашуга ризалык алганчы яшьләр көтеп торган. Ул күпчелек очракта уңыш белән тәмамланган», – диде белгеч.
«Урланган кызга «хурлыкка калган», дип әйткәннәр. Шуңа күрә кызга һәм кызның әти-әнисенә никахка ризалашырга туры килгән. Бу хакта хәтта: «Кем белән каралган, шуның белән агарсың» дигән мәкаль дә барлыкка килгән. Мондый никах кияүгә бик кыйммәткә төшкән, чөнки урланган кыз өчен калым күпкә күбрәк булган. Моннан тыш, зур сумманы никах укыган муллага да түләгәннәр. Кайвакыт гадәттәгедән ике яки хәтта өч тапкыр күбрәк.
Туй йоласының икенче ысулы – кызның әти-әнисенең ризалыгыннан башка үз теләге белән егеткә кияүгә чыгу. «Кыз, кияүгә чыгарга җитәрлек яшькә җиткәч, булачак ирен үзе сайлый һәм аның янына китә. Егет кызның әтисенә килә, һәм, хуплау булганда, туй була. Хәзер күпчелек татарларның никахлары нәкъ менә шундый ысул белән төзелә. Яшьләр үзләре тормыш иптәшен сайлый һәм әти-әниләренә хәбәр итә, шулай итеп үз язмышларын үзләре хәл итәләр. Бу уңайдан шулай әйтем бар: Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр. Кызың кемне сөйсә, киявең шул булыр», – диде тарих фәннәре кандидаты.
«Бу ысул, шулай ук, бик борынгыдан килгән һәм аны халык телендә «чыгып китү» яки «ябышып чыгу» дип атаганнар. Мондый сюжетлар ул вакыттагы әдәби әсәрләр һәм спектакльләр нигезенә салынган, мәсәлән, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә бар. Кияү белән кәләш качып, бер-ике көннән соң кызның әти-әнисенә кызның кайда булуы турында хәбәр иткәннәр һәм туй, калым турында сөйләшүләр башланган. Калының күләме зур булмаган, чөнки кәләш инде хурлыкка калган дип саналган», – диде Гөлназ Әкбәрова.
Белгеч аңлатуынча, өченче ысул – кәләшне ата-аналарның алдан ризалыгы буенча никахлашу юлы белән кабул итү. «Никахның бу төре бүгенге көнгә кадәр төп ысул булып кала. Туйга кадәр бер атна яки дүрт-биш көн кала килешү йоласы үткәрелә, анда кәләшнең һәм кияүнең әти-әнисен чакыралар. Кыз килешү йоласында ике туган якның беренче танышуы, аралашуы, фикер алышуы һәм булачак никах һәм туй мәҗлесе белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итү – «туй мәҗлесе» була. Бу вакытта шулай ук кияү ягы кәләш ягына бүләк итәргә тиеш булган бүләкләр саны турында сөйләшкәннәр», – диде ул.
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле, Казан консерваториясенең Опера студиясе артистлары Алмаз Әкбәров һәм Тимур Мусин, «Мизгел» яшьләр театры солисты Айзат Вахитов белән ярәшү, кыз сорау, килешү һәм никах кебек туй йолаларын күрсәттеләр. Режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов.
Чыганак: tatar-inform