Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Туган телләрдән диктант» дип аталган республикакүләм акция булды. Ул бер көн эчендә үтте һәм аның барышында барлыгы 20 телдә диктант язылды.
Катнашучылар милли төсмерле киемнәрдән килеп татар, башкорт, мари, ингуш, әрмән, грузин, мордва, төрек, чуваш, белорус һәм башка телләрдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Башкорт теле буенча диктант язарга Башкортстаннан булган Ишимбай, Илеш, Чакмагыш студентлары, өлкән һәм урта буын вәкилләре килгән иде.
«Без үзебезнең Татарстанда яшәүче якташларыбызны һәрвакыт сагынып киләбез, алар белән күрешүләрне көтеп алабыз. Әле менә Казанга Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләргә килдек. Тинчурин һәм Камал театры сәхнәләрендә чыгыш ясаячакбыз. Менә бер матур бәйрәм вакыйгасына әверелгән туган телдән башкортча диктантта үземә якташларым, милләттәшләрем алдында аның текстын уку насыйп булды. Бу үзе бер мәртәбә булды. Аеруча шатландым яшьләребез килгәненә һәм әлеге акциягә актив кушылуларына», – диде Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшләүче Башкортстанның халык артисткасы Алсу Бәхтиева.
Әңгәмәдәш, Татарстан һәм Башкортстан сәнгатькәрләре һәрвакыт аралашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвен билгеләде. «Без әле Казанны шау-гөр китереп йөрсәк, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Уфа тамашачысы алдында чыгыш ясый. Казанда исә үзебезне шулкадәр матур итеп каршы алып торалар, менә бүген якташлар белән очрашу да яңадан-яңа илһам өстәде», – дип билгеләп үтте Бәхтиева.
Диктантны оештыручылар билгеләвенчә, алар Алсу Бәхтиевага рәхмәтле. Казандагы башкортларның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Залесный» мәдәният үзәге директоры Тимур Йосыпов ассызыклавынча, Бәхтиева аэропорттан туп-турыга якташлар белән очрашуга, аларны диктант яздырырга килгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar


