12 декабрьдә Саха (Якутия) Республикасы Иҗтимагый палатасында тугандаш халыклар арасындагы ныклы элемтәләрне раслаучы мөһим вакыйга булды.
Саха (Якутия) Республикасының Верхневилюйский районы башлыгы Валерий Николаев һәм Татарстан Республикасының Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куйдылар.
Әлеге килешү мәдәни багланышларны ныгытуда һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда яңа перспективалар ача.

