15 декабрьдә Сафаҗайның 5 нче мәчет мәхәлләсе әгъзалары һәм кунаклары өйлә намазын Сергач, Спас һәм Кнәген округларының баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов җитәкчелегендә укыды. Аннары дин кардәшләребезне өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы сәламләде һәм шушы очрашуның хөрмәтле кунагы – дин эшлеклесе, икътисадчы, хаҗи, ислам турындагы китаплар авторы, күренекле вәгазьче, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән таныштырып, сүзне аңа бирде.
Шул урында ассызыклап үтәргә кирәк, Җәлил хәзрәтнең бу инде икенче тапкыр Сафаҗайга килүе. 2022 елда да, хәзер дә шушы рухи-агарту нияте белән оештырылган әлеге вакыйганың төп инициаторы һәм иганәчесе – җирле фермер Хәйдәр Маликов.
Икенде намазына кадәр Җәлил хәзрәт ислам диненең өстенлекләре һәм кыйммәтләре турында тормыштан алынган чын фактларны мисалга китереп сөйләде.
Бервакыт танышымны очраттым. “Ни хәл?” – дип сораштыра башладым. “Ни булсын, менә малайның безне картлыкта карамас өчен алган кредитын түләп йөрим”, – диде, көрсенеп. Монда хикмәт шунда ки, малаена аерым йорт төзер өчен банктан акча алган булганнар икән. Ә бит ислам кушканча, ата-ананың картлыгы уллары кулында булырга тиеш”, – дип сөйләде казый.
Аның ягымлы тавышын, җиңеллек белән динне аңлатуын, тормыш-көнкүрештәге рухи-әхлакый мәсьәләләр турында сөйләвен бу көнне мәчеткә килгән халык тын алмый тыңлады, диярлек.
Икенде намазыннан соң, мәчетнең беренче катында 50-55 кешегә корылган сый-табын артында барыбыз да кунак булдык, Коръән тыңладык һәм хак динебезнең һәр өлкәдә дөреслеккә, тынычлыкка өндәгәненә тагын бер тапкыр инанып, мәҗлес хуҗасы Хәйдәр Абдулхәй улына рәхмәтләр әйтеп, өйләргә таралаштык.
Олег ХӨСӘИНОВ
“Туган як” газетасы