«Ногай» кунакханә комплексы мәйданчыгында Казан альманахының яңа чыгарылышын тәкъдим итү чарасы булды, ул үз битләрендә танылган авторлар һәм яңа иҗат итә башлаучы язучылар иҗатын берләштерде.
Татарстан китап нәшрияты нәшер иткән Казан альманахы буыннар традицияләренең дәвамчанлыгы символына гына түгел, яшь авторларның кыю иҗади экспериментларына да әверелде. Шуңа күрә альманахның һәр номеры, югары сыйфат һәм эстетик зәвык стандартларын саклап, әдәби дөньяда уникаль бүләккә әверелә. Басма гадәттәгечә асылташлар исеме астында чыга: бу юлы укучыларны тәкъдим ителгән эшләрнең стиль нечкәлеген һәм тирәнлеген чагылдыручы нәфис танзанит белән очрашу көтә.
Презентация аеруча зур әһәмияткә ия булды, чөнки альманахны тәкъдим итүдән тыш, проектның алыштыргысыз мөхәррире, язучы Әхәт Мушинскийның «Лестница в небо» дигән яңа китабы тәкъдим ителде. Китап язучының уйланулар белән тулы үзенчәлекле иҗади көндәлегеннән гыйбарәт. Автор үзен нәфис сүз остасы буларак кына түгел, ә үз әсәрләренә иллюстрацияләр ясаучы рәссам буларак та күрсәтә.
Чыганак: tatar-inform.tatar