6 июль көнне Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округының Кадниково авылында Сабантуй бәйрәме узды. Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Сабан туеның баш батыры булып Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «Лада Гранта» автомобиле бүләк иттеләр. Машина ачкычын батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Чыганак: tatar-inform.tatar