1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
«Без – татарлар» татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла.
Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.
Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.
Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: февраль – апрель айларында уздырылган «Без – татарлар» татар теле курсларына язылучыларның саны 500 гә якын булды. Бу юлы мәчетләр саны артуга бәйле рәвештә, курсларга татар телен өйрәнергә теләүче 1000 ләп кеше йөрер дип планлаштырыла.
Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.
Курсларда белем алу өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин:
Курсларны уздыру урыны | Мөхтәсибәт | Кусларга язылу өчен телефон |
Әгерҗе шәһәре, М. Горький ур., 71, («Нур» мәчете ) |
Әгерҗе | Рәмзилә Салиховна +7 905 371-3077 |
Алексеевск, Пушкин ур., 4 (Үзәк мәчет) | Алексеевск | +7 (84341) 244-79 +7 960 054-2488 Рөстәм хәзрәт, мөхтәсиб |
Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗани ур., 82а (Үзәк мәчет) |
Әлмәт | |
Бөгелмә, Краснослободская ур., 68 (Үзәк мәчет) |
Бөгелмә | +7 919 627-5966 Рамил хәзрәт, мөхтәсиб |
Югары Ослан авылы, Төзүчеләр ур.(«Салихҗан» мәчете) | Югары Ослан | Абдерәхимова Нурия Аксан кызы +7 960 034-5621 Җиһаншина Гөлшат Нурмөхәммәт кызы +7 927 463-2162 |
Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 2 (Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете) | Алабуга | Әхмәтгалиева Гүзәлия Габдерәүф кызы +7 950 322-0546 |
Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 22а (Әбү Хәнифә исемендәге мәдрәсә) |
Яшел Үзән | +7 904 661-2524 Рамил хәзрәт |
Казан шәһәре, «Әниләр» мәчете, Газовая ур., 19, (дәресләр Россия ислам институтында узачак) | Казан (Вахитов һәм Идел буе районнары) |
+7 927 422-1751 Ибраһим хазрат |
Казан шәһәре, Мелитопольская ур., 15 ( Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ) | +7 904 767-8161 Аббяс хәзрәт |
|
Казан шәһәре, Х.Мәүлетов ур., 48а («Ризван» мәчете) | +7 903 388-6186 Алан хәзрәт, имам-хатыйб |
|
Казан шәһәре, Серов ур., 4а, («Ярдәм» мәчете) |
Казан (Киров һәм Мәскәү районнары) | +7 (843) 223-0375 Кабул итү бүлмәсе |
Казан шәһәре, Җ. Фәйзи ур., 2, («Гаилә» мәчете) |
Казан (Совет районы) |
+7 (843) 223-0662 Кабул итү бүлмәсе |
Лениногорс шәһәре, Яр буе ур., 26, (НКЦ бинасы) |
Лениногорск | +7 919 693-5993, Булат хәзрәт |
Менделеевск шәһәре, Профсоюз ур., 1, (Үзәк мәчет) | Менделеевск | Нуриева Гөлназ Рафис кызы +7 (8554) 922-490 +7 987 008-5641 |
Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 («Ак мәчет мәдрәсәсе) | Яр Чаллы | Үзәк мәчет |
Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59 (Үзәк мәчет) | Түбән Кама | Үзәк мәчет |
Норлат шәһәре, Гиматдинов ур., | Норлат | Мортазина Земфира Рияз кызы +7 927 415-6173 |
Спас районы, Болгар шәһәре, Киров урамы (Үзәк мәчет) | Спас | +7 905 317-8366 Фәрхат хәзрәт, мөхтәсиб |
Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 39 («Нур» Үзәк мәчете) |
Чистай | +7 927 417-4371 Зөлфия ханым |
Ютазы районы, Урыссу шәһәр тибындагы поселогы, Пушкин ур., 24, («Фәнис» мәдрәсәсе) |
Ютазы | +7 927 047-3328 Әбделхәким хәзрәт |