tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте
Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

Мөхәррам аеның 11нче көнендә (17нче июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.

Кабул итү барышында очрашуга килүчеләр Камил хәзрәткә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ачу тәкъдимнәре, кадрлар составы һәм ислам мәгарифе, шулай ук мөселман уку йортлары турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөфти барлык килүчеләргә дә үзенең киңәшләрен бирде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*