tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мөфтиенә Т-Банкның “Ислам картасы”н тәкъдим иттеләр
Татарстан Мөфтиенә Т-Банкның “Ислам картасы”н тәкъдим иттеләр

Татарстан Мөфтиенә Т-Банкның “Ислам картасы”н тәкъдим иттеләр

Зөлхиҗҗә аеның 22нче көнендә (28нче июньдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты. Әсхәт Мидхәт улы хәзрәтләргә Т-Банкның федераль продукт – ислам дебет картасы эшләп чыгаруы турында җиткерде.

Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән продукт Россия өчен зур әһәмияткә ия. Мөфти белән әңгәмә барышында әлеге продуктны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шәригать аккредитация үткәрү һәм эшләтеп җибәрү белән бәйле мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Продукт бер көннән башлап илнең теләсә кайсы почмагына онлайн рәвештә тапшырылачак.

Т-Банкның Ислам дебет картасы берничә өстенлеккә ия: яшерен комиссияләр һәм хезмәт күрсәтү өчен штрафлар булмау; клиентларның акчаларын исәпкә алу махсус счетларда алып барыла; ислам тарафыннан тыелган өлкәләрдә сатып алуларга чикләүләр билгеләнгән; Россия Федерациясенең бөтен территориясендә картаны рәсмиләштерү мөмкинлеге; банкоматлар һәм мобиль кушымталар татар телендә һәм башка телләрдә хезмәт күрсәтә.

Продукт 2024нче елның өченче кварталында кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Дебет картасы МСС кодлары буенча чикләүләргә, шулай ук рөхсәт ителмәгән транзакцияләрдән саклану мөмкинлегенә ия булачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*