Зөлхиҗҗә аеның 2нче көнендә (20нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә тарихчы, педагог, фәнни хезмәткәр Рәшид Амишов белән очрашу уздырды. Яшь галим мөфти хәзрәткә басмага әзерләнүче яңа китабын күрсәтте, ул күренекле мөселман дин әһеле, ахун, мөхтәсиб Габделсамат Шәрәфетдин улы Шәһидуллинның (1866-1928) тормыш юлын өйрәнүгә багышланган. Әлеге хезмәттә аның биографиясе беренче тапкыр тирәнтен өйрәнелә. Габделсамат ахун тарихта тирән эз калдыра, аның хезмәтләре Россия империясе хакимияте тарафыннан таныла, зур дәүләт бүләкләренә ия була. 1921нче елда хәзрәт ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү кампаниясендә катнаша.
Моннан бер ел элек Рәшид хәзрәт мөфтигә “Татар дин галиме Нургали Хәсәнов” дип исемләнгән яңа китабын да тәкъдим иткән иде. Әлеге монографиядә яшь тарихчы тарафыннан күренекле татар мөселман дин әһеле, галим, шәех Нургали Хәсәновның (1852-1919) тормыш юлы, карашлары, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары, гаиләсе һәм иҗаты өйрәнелгән, дин галименең китаплары, мәкаләләре бирелгән. Нургали Хәсәнов 30 елдан артык Буа шәһәре мәдрәсәсе белән җитәкчелек иткән, күпләгән шәкертләр тәрбияләгән, күпкырлы дини һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Хезмәт тарихчылар тарафыннан рецензияләнгән.
Камил хәзрәт әлеге фидакарь шәхесләрнең тормышын өйрәнүдә, исемен кайтаруда күрсәткән тырышлыклары өчен Рәшид Ильяз улына рәхмәтен белдерде, беренче тапкыр бай тарихи чыганакларга, архив материалларына таянып башкарылган фәнни хезмәтләрен югары бәяләде. Ул шулай ук галимгә Казан шәһәренең Зәңгәр мәчете тарихы буенча фәнни хезмәт язарга тәкъдим итте, якын киләчәктә Зәңгәр мәчетнең эшчәнлек планнары белән таныштырды.
Чыганак: dumrt.ru