Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Аллаһыга шөкер, без янә Рамазан-шәриф ае җитүенә шаһитләр булабыз – мөселманнар аны бүген кояш баю белән каршылыячак!
Рамазан ае диюгә күз алдына ураза – көн дәвамында ризыктан һәм судан тыелып тору гыйбадәте килә. Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый. Чөнки ураза – ул үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру (үзеңә буйсындыру), тормышыңдагы барлык тискәре битләрне яхшыга үзгәртү һәм, нәтиҗәдә, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек!
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйткән: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Ә Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе – ифтар вакытында (ягъни авыз ачканда), икенчесе – [Кыямәт көнендә] үзенең Раббысы белән очрашканда һәм ул ураза тотканы өчен шатланачак”. Шулай итеп, Рамазан аенда ураза тоту – гыйбадәт төрләре арасында иң югары бәһагә ия булганы, һәм аның хакыйкый кыйммәтен без бары Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз.
Ураза вакытында үзеңнең эчке дөньяңа зур игътибар бирергә кирәк: кешеләргә яхшылык теләргә, көнләшмәскә, бары изгелек кенә кылырга, ялганламаска, гайбәт сүзләр сөйләмәскә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Кем дә кем ураза аенда ялганлавын һәм ялган шаһитлек бирүен дәвам итсә, үзен ризыктан һәм судан юкка тыючы булыр”. Шуңа күрә, мөхтәрәм дин кардәшләрем, мин Сезне Рамазан ае көннәрендә ихластан Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә, Раббыбызга һәм үзегезгә беркайчан да элекке начар гамәлләргә һәм гадәткә башка әйләнеп кайтмаска вәгъдә бирергә өндим.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Рамазан аеның һәрбер мизгеле кыйммәтле һәм ул бәһасез бүләкләрне үз эченә ала: изге гамәлләр өчен бу көннәрдә савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәсыйхәт биргән: “Әгәр минем өммәтем Рамазан ае үз эченә никадәр саваплар алганын белсә, аның ел дәвамында дәвам итүен теләр иде”. Рамазан ае быел да безнең өммәтебезнең күңелләре берләшү, гөнаһлардан һәм начар фикерләрдән арыну вакыты булып, безне тагын да юмартрак, киң күңеллерәк һәм ярдәмчелрәк итсә иде. Барлык кардәшләребезнең ихлас күңелдән кылган изге гамәлләре, уразалары, гыйбадәтләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсә иде дип догада булам. Әмин.
Татарстан Республикасы мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин