Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында – аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук республиканың социаль учреждениеләре: хоспислар, интернатлар, мәдрәсәләр, хәйрия фондлары.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: корбан чалган мөселманнардан ит һаман килә тора. Шуңа күрә нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк күләмдә – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна өләшергә ниятли.
Өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче Альберт абый Әхмәров үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Мин 1946 елгы, кечкенә генә пенсиягә яшим. Мондый ярдәм бик кирәк. Ит сатып алырга акча әллә ни юк. “Зәкят” фондына бик зур рәхмәт! Бүген үземә тәмле шулпа пешерәм.
Үзенчәлекле сабыйлар әнисе Диләрә Батырханова да рәхмәт сүзләре белдерде:
– Фонд белән күптәннән дусбыз. Мин аларга безгә булышканнары өчен бик рәхмәтле, ярдәм беркайчан да артык булмый.
Кичә бәйрәм намазыннан соң башланып киткән корбан чалу йоласы иртәгә дә дәвам итәчәк. 2019 елда Казанда корбан чалу урыннары 16 мәйданчыкта оештырылды.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә.