30 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әнкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Әнкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.

Татарстан Республикасы Президентының Әнкарага эш сәфәренең төп чарасы – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия – Төркия советының киңәйтелгән утырышында катнашу.
ТР Президенты Матбугат хезмәте