Татарстан радиосында «Тукайлы яз» дип исемләнгән яңа проект башлана. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 1-27 апрель көннәрендә Татарстан радиосында көн дәвамында шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим ителәчәк.
«Габдулла Тукай турында һәр татар белергә тиешле 27 факт яңгыраячак. Габдулла Тукайның туу турындагы метрикасында чын исеме ничек язылган? Аудионы тыңлап, бу сорауга җавап табарга мөмкин. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar