II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби конкурсы дәвам итә. Хәзер катнашучылар ятлаган шигырьләре белән үзләре яшәгән төбәкләрдә чыгыш ясый. Чираттагысы Чүпрәле районында узды. Балалар сәнгать йортына конкурста катнашу өчен 4 яшьтән алып 25 яшькәчә 68 кеше килгән.
Исегезгә төшерәбез, быел бәйгегә үзгәрешләр кертелде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылу сәбәпле, “Җәлил укулары”нда катнашучылар үзләре яшәгән төбәктә туып-үскән фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләрен ятлап сөйләргә тиеш.