tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе Чаллыда ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды
Татарстан Рәисе Чаллыда ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды

Татарстан Рәисе Чаллыда ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.

Визиты кысаларында Татарстан Рәисе «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды.

Бүләкләргә алты ветеран лаек булды: Нуретдинов Мөфтах Әнсап улы (Бөек Ватан сугышында катнашучы), Лысак Валентин Иванович (Бөек Ватан сугышында катнашучы), Гадалина Людмила Романовна (блокадалы Ленинградта яшәүче), Кудряшов Борис Петрович (элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны), Тимонина Мария Алексеевна (элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны), Лазарев Анатолий Гурьевич (тыл хезмәтчәне).

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны Бөек Җиңү юбилее белән котлады. Ул фронтка республикадан 700 меңләп кеше чакырылуын билгеләп үтте. Аларның яртысы сугыш кырларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Батырлыклары өчен 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Иң югары билге – Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызы белән 353 сугышчы билгеләнгән. Республикада туып үскән 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры.

“Без барыбыз да әтиләребез һәм бабаларыбыз буыны алдында бурычлы. Без батырларча берсүзсез җиңүгә кырыс сугыш юлын узган буынның гаҗәеп батырлыгы һәм рух көче алдында баш иябез. Тарихны, ул еллардагы вакыйгаларны бозарга тырышуларга карамастан, без халкыбызның дөньяны фашизмнан коткарган тиңдәшсез батырлыгы турындагы истәлекне кадерләп саклаячакбыз”, – диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, 2025 ел илдә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде: «Һәр Россия гаиләсендә киләчәк буыннар өчен тынычлык хокукын яклаган үз геройларын искә алалар һәм хөрмәт итәләр. Бу безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәс итә торган нәрсә. Безнең бурычыбыз – иң кыйммәтле әйберләрне – бөек Россиянең тынычлыгын, иреген һәм киләчәген саклау һәм ныгыту».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын кабатлап, егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен каһарманнарча яклыйлар.

“Бүген бу залда Ватанны азат итү өчен көрәшкән, тылда хезмәт куйган, Җиңүне якынайткан, фашист концлагерьларының барлык авырлыкларын, блокада һәм ачлыкны кичергән сугыш ветераннары. Сугыштан соң сезнең күбегез Чаллы һәм „КАМАЗ“ заводында төзүдә катнашты. Сезнең бөек, үлемсез батырлыгыгыз, ныклы рухыгыз алдында ихлас күңелдән баш иям һәм рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук бүгенге иҗтимагый активлыгыгыз өчен дә рәхмәт белдерәм. Сезнең зирәк һәм игелекле киңәшләрегез – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм иминлек телим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Сугыш елларында без бөтен авырлыкларны кичердек, авыр булды. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт Сезгә, безне беркайчан да онытмыйсыз. Татарстанның чәчәк атуын телибез!”- диде Людмила Гадалина үзенең җавап сүзендә.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*