Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасында. Биредә Татарстан Республикасы делегациясе гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшырды.
Йөк ихтыяҗларны исәпкә алып китерелде һәм кирәкле товарларның киң исемлеген үз эченә ала. Ярдәмне тапшыру Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узды.

