Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Хангаллас улусындагы “Орто-Дойду” гореф-йолалар комплексында милли бәйрәмебез узачак мәйданда эшлекле очрашуда катнашты.
Мәйдандагы очрашуда Саха (Якутия) Республикасы мәдәният һәм рухи үсеш министры Ноев Афанасий Иванович, Республиканың Тышкы эшләр һәм халыклар эшләре министрының беренче урынбасары Хатылыков Сергей Александрович һ.б. катнашты.