Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм делегатлар белән очрашты.
Камил хәзрәт кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, Татарстанда ислам диненең үсеше белән таныштырды. Шулай ук нәзарәтнең структуралары, мөфтиятнең медиапроектлары турында сөйләде.

