tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза
Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза

Бүген, 19 март, «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев,  Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнашалар.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мөфтиен һәм Татарстан баш казыен сайлау. Моннан тыш, катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаячаклар, казанышлар һәм киләчәккә планнар турында фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*