tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Безнең уртак бурычыбыз – шагыйрьләр мирасын популярлаштыру»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Безнең уртак бурычыбыз – шагыйрьләр мирасын популярлаштыру»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Безнең уртак бурычыбыз – шагыйрьләр мирасын популярлаштыру»

«Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Аларның иҗаты бүген дә актуаль. Безнең уртак бурычыбыз – шагыйрьләр мирасын популярлаштыру.

Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү инициативасы белән чыкты. «Бу тәкъдимне хуплыйм», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кысаларында.

Шулай ук киләсе елда шагыйрь, татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 125 ел, татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел, язучы Кави Нәҗминең тууына 125 ел тулу билгеләп үтелә.

“Тулаем алганда, татар халкының үзенчәлеген саклау һәм аның мәдәни кодын, шул исәптән цифрлы мохиттә, алга этәрү буенча тырышлыкларыбызны алга таба да берләштерү бик мөһим” – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов».

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*