Бүген, Якутиядәге Д.К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге опера һәм балет театрында, Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм концерты узды. Чара XXV Федераль Сабантуйның иң күренекле вакыйгаларының берсенә әверелде.
Чарада катнашучыларны Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников сәламләде. Шулай ук бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗать итте. Чыгыш барышында ул Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местниковны Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләде.
Концертта алдынгы иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәм кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Кристалл» эстрада бию ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, «Татарстан» һәм «Мириданс» хореография коллективлары, «Болгарлар» бию театры, шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары чыгыш ясадылар.
Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итеп, артистларны алкышларга күмделәр. Концерт ахырында һәрбер кунакка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чәк-чәк тапшырылды.