tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия узды
«Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия узды

«Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия узды

21 ноябрьдә XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен “Корстон”  сәүдә-күңел ачу комплексында дәвам итә. Бүген биредә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия узды.

Пленар дискуссияда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары-Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шамсиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов һ.б. чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев “Россиянең алдынгы регионы буларак Татарстанның үсеш перспективалары” темасы буенча сөйләде.

-Татарстан Республикасы инвестицияләр өлкәсендә лидер булып тора. Татарстанда 7 федераль инвестицион мәйданчык бар. “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис” МИЗ мәйданчыкларына аерым тукталып үтәсе килә.  Инвестицион үсеш агентлыгы эшмәкәрләргә бизнесны алып баруда ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция советы 2012 елдан башлап эшли, 15 утырыш үткәрде,- диде ул. Без “100% Татарстан ” проектын эшләтеп җибәрдек. Мәйданчыкта барлык мәгълүмат тулысынча татар телендә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов авыл хуҗалыгына ярдәм программалары, мөмкинлекләр, перспективалар турында сөйләде. Ул шулай ук 2022 елда  хәләл продукция экспорты артуын билгеләп үтте.

Бүген эшмәкәрләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*