tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек – бүгенгә төбәк тарихы буенча әзерләнгән иң яхшы әсбапларның берсе
Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек – бүгенгә төбәк тарихы буенча әзерләнгән иң яхшы әсбапларның берсе

Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек – бүгенгә төбәк тарихы буенча әзерләнгән иң яхшы әсбапларның берсе

Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек – бүгенгә төбәк тарихы буенча әзерләнгән иң яхшы әсбапларның берсе. Бу хакта Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең фәнни директоры Михаил Мягков КФУда төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча төбәкара конференциянең пленар утырышында белдерде.

«Әлбәттә, әле тагын эш бар, нәрсәнедер үстерергә, нидер өстәргә, бәлки нәрсәне дә булса алырга кирәк. Әмма бүгенгә ул иң яхшы дәреслекләрнең берсе. Аны үрнәк дип саныйм», – диде Мягков.

Якын арада Россиянең бөтен 89 субъекты да төбәк тарихы дәреслекләре булдырачак. Татарстанның «Безнең төбәк тарихы» дәреслеге проекты әзерләнгән инде.

Аның буенча масштаблы эш башкарылды, бик күп авторлар, шул исәптән КФУ галимнәре, Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре җәлеп ителде, дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

«Шунысы мөһим, эш Россиянең гомуми тарихы контекстында алып барылды, безнең дәреслек башка төбәкләрнең «Безнең төбәк тарихы» укыту әсбаплары системасына туры килерлек итеп эшләнде. Барлык төбәк дәреслекләре дә үзара килештерелергә тиеш. Ягъни, алар бер-берсен тулыландырырга һәм бер-берсенә каршы килмәскә тиеш. Ә бу бик катлаулы бурыч», – диде ул.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*