24-26 ноябрьдә мәркәзебез Казанда ХVIII Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Ульяновск өлкәсе делегациясе дә катнашты. Хәзер инде ел саен үткәрелә торган форумга баручылар арасында өлкә татар автономиясе, “Сембер” бизнес-клубы, “Сембер мирасы” яшьләр оешмасы вәкилләре, милли һәм дини эшләргә ярдәм итүче эшмәкәрләр бар иде.
Форумның беренче көнендә Татарстан башкаласының затлы кунакханәсенә – “Корстон” отеленә урнашканнан соң, “Пушкин” залында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы көтә иде. Татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясап, Ульяновскида өлкә ифтарының зурдан кубып үткәрелүен һәм Иске Кулаткы районы “Күмәк көч” газетасы күптән түгел 95 еллыгын бәйрәм итүен билгеләп үтте. Ә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев быел Россия төбәкләрендә, ерак һәм чит илләрдә 4 меңнән артык Сабантуй бәйрәме гөрләп узуы хакында хәбәр итте. Без регионнарга баргач, губернаторлар һәм шәһәр башлыклары белән очрашып, халкыбызны борчыган мәсьәләләрне кабыргасы белән куябыз һәм уртак фикергә килеп, чишү юлларын билгелибез, диде ул. Милли Шура утырышы фидакарь милләттәшләребезне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быел 60 яшьлек юбилеен каршылаган Ульяновск өлкәсе татарлары лидеры Рамис Сафинга конгрессның махсус бүләге – кул сәгате тапшырылды. Васил Шәйхразыев милләтебезгә тугрылыклы хезмәте, актив эш алып баруы өчен Рамис Фарук улына рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
Аннары “Мөмкинлекләр икътисады: татар бизнес-караш 2026” дип аталган ифрат та бай эчтәлекле һәм эшмәкәрләргә кирәкле чара белән форум үзенең эшен башлап җибәрде. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, сәүдә-промышленность палатасы вәкилләре һәм төрле дәрәҗәдәге экспертлар хәзерге катлаулы шартларда бизнесны уңышлы алып бару серләрен ачтылар, киләсе елның 1 гыйнварыннан НДС ставкасы артуга бәйле сорауларга җавап бирделәр. Татарстан вәкилләре татар эшмәкәрләренә Якын Көнчыгыш илләре белән сәүдә багланышлары урнаштырырга, хәләл юл белән кәсеп итәргә һәм Казан белән экономик элемтәләрен ныгытырга киңәш итте. Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның чыгышында күпләрне кызыксындырырлык сан яңгырады: хәзерге вакытта Татарстан Республикасы ел саен федераль бюджетка 1 триллион сумнан артык налог күчереп бара. Әлеге чараның ахырында Васил Шәйхразыев форумда катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Иске Кулаткы районыннан шәхси эшмәкәр Фәридә Рәхмәтуллина һәм “Сембер” бизнес-клубы әгъзасы, “Яңа гасыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эмиль Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Форумның икенче көнендә без бик тә уңайлы автобусларга утырып Чулман елгасы буйларына җәелеп киткән Түбән Кама шәһәренә юл тоттык. Татарстан авылларының төзеклегенә, милли рухлы булуына сокланып барып, өч сәгатькә якын вакыт үткәнен сизмичә дә калдык. Түбән Кама – яшь шәһәр, киләсе елда 60 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. 240 мең кеше яши, шуларның 52 проценты – татарлар. Химия-технология институты эшләп килә. 10 чакрымга сузылган урамнарыннан трамвай йөреп тора. Каланың үзәк өлешен биек манаралы Җәмигъ мәчете бизи. Күптән түгел мөселман кардәшләребез өченче мәчет төзү эшләренә керешкәннәр. Шәһәрнең чиста булуына чиксез сокландык, җәмәгать урыннарында ташлап калдырган чүпне бөтенләй күрмәссең.
Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә балалар безне чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алды. Биредә 1300 укучы милли белем ала. Татар теле һәм әдәбияты барлык сыйныфларда да атнага өч сәгать керә. Балалар шәһәрнең төрле почмакларыннан йөреп укыйлар. Туган телебез аерым фән буларак өйрәнелә, шуңа күрә ата-аналар үзләренең балаларын безгә китерәләр, ди гимназия директоры Айгөл Гаязова, шатлыгы белән уртаклашып. Әлеге мәгариф учагында төпле гыйлем һәм тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Дәресләр беткәннән соң бер генә бала да өенә кайтып китми икән. Бер ишесе шул ук бинада урнашкан сәнгать мәктәбенә ашыга, икенчеләре спорт мәктәбенә юл тота. Гимназиянең ике зур бассейны бар. Укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып, вузларга җиңел генә керәләр, ике телдә белем алуның нәтиҗәсе менә шундый, ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.
Без Татарстан Республикасының Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда булырга да өлгердек. Әлеге музейханәдә урын алган иҗат җимешләре татар сәнгатенең асылына төшенү, зур рәссамның иҗади мирасы белән танышу мөмкинлеге бирде. Әхсән ага танылган әдибебез Разил Вәлиевнең шигъри юлларын агачка оста итеп чокып язган. Менә шуларның берничәсе: “Гармун – сузар өчен, гомер – узар өчен, яшьлек – тузар өчен, йөрәк – сызлар өчен”, “Кошлар очып китә – җилләр озата, бөек җаннар китә – илләр озата”. Һәркемне яшәү мәгънәсе турында уйландырырлык сүзләр бит бу.
Түбән Кама – химия техологиясе шәһәре. Биредә урнашкан промышленность предприятиеләре машиналар өчен шиннар, синтетик каучук һәм пластик эшләп чыгара. Безгә шуларның берсендә – “Bicotex” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булырга туры килде. Әлеге ширкать – Россиядә микрофибра җитештерү буенча тулы цикллы беренче завод. Предприятие FMCG базарының төрле категорияләре өчен җепләр, тукымалар һәм әзер эшләнмәләр җитештерә. “Bicotex”ның бөтен продукциясе дөньякүләм сыйфат стандартларын үтәп эшләнелә. Лабораториядә белгечләр җепләрнең һәм тукыманың сыйфатын тикшерәләр. Компания табигать ресурсларын кайгыртып, җитештерү процессын даими яхшыртуны һәм камилләштерүне дәвам итә. Безҗитештерү процессы белән таныштык, предприятие эше турында мәгълүмат алдык. Аннары “ПРЕТТЕЛЬ-НК” провод һәм кабельләр җитештерүче оешма бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышырга насыйп итте. Шәһәрнең нәкъ үзәгендәге торак микрорайонында урнашкан әлеге оешмада күбрәге кечкенә балалары булган хатын-кызлар эшли. Иртән баланы садикка илткәч, автобуска утырып каядыр ерак барасы юк, эш урыныбыз ишегалдында гына, ди яшь аналар. Оешмада эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 35 мең сум тирәсе.
Түбән Каманың замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган “База” креативлы индустрияләр үзәге дә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Әлеге үзәктә яшьләр һәм балалар кино төшерергә, заманча электрон музыка яздырырга, чүлмәкләр ясарга, аш-су әзерләргә һәм башка бик күп файдалы нәрсәләргә өйрәнә. Шунысы аеруча игътибарга лаек: муниципаль учреждение булып саналган креативлы индустрияләр үзәге каршында эшләп килүче барлык түгәрәкләргә һәм студияләргә дә малайлар һәм кызлар түләүсез йөриләр.
Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының икенче көненә нәтиҗә ясау җыелышы да “База” индустрияләр үзәгендә узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов алып барды.
Форумның пленар утырышын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Горурланырлык: пленар утырыш президиумында Ульяновск өлкәсенең “Сембер” бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова бар иде.
Васил Шәйхразыев, беренче чиратта, 2025 елда Татарстан Рәисен сайлау нәтиҗәләренең мөһимлеге турында әйтте.
“Узып баручы 2025 елның төп чараларының берсе – 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау булды. Республикабыз халкы Рөстәм Нургалиевичка үз ышанычын белдерде һәм аны яңадан Татарстан Рәисе итеп сайлады. Ул 88 процент тавыш җыйды. Бу шул ук вакытта Россиядә сайланган 21 төбәк башлыгы арасында иң югары нәтиҗә булды. Бу Татарстан Рәисенең Россия төбәк җитәкчеләре арасында иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе булуын күрсәтә”, – диде ул.
Васил Шәйхразыев 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар белән дә таныштырды.
“Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында уза торган Милләт Җыены быел 26-28 августта Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында үтте. Һәрбер татар кешесе өчен Татарстан – тарихи, рухи Ватан, таяну ноктасы, ә Казан – татар дөньясының мәркәзе. Бу тарихи чарада Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән килгән 1 мең вәкил катнашты. Агымдагы елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үтте, шуларның 400е Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Күптән түгел дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды. Быел ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды һәм барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашты. Дөньякүләм белем акциясе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре министрлыклары, «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналлары ярдәмендә узды”,- дип нәтиҗә ясады Шәйхразыев.
Аннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Сез татарлыгыгызны, телебезне, динебезне, Республикабыз белән элемтәне саклауда зур эш башкарасыз. Без сезгә бик рәхмәтле, мондый очрашулар – безнең өчен шатлык! Бергә булыйк, дус булыйк!” – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов барлык эшмәкәрләргә дә сәламәтлек теләде.
“Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим! Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, монда бернинди дә шик юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек бирсен, исәнлек булса, калганын барысын да булдырабыз”,- диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов татар хәрәкәте активистларына дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Өлкәбезнең данлыклы көрәшчесе, күп пәһлеваннарның остазы Фәнис Заббаров Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален алу бәхетенә иреште.
Делегатлар алдында Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үскән якташыбыз – Самараның “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әъзасы, “1 нче он тарту заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен нигезләүчесе Рамил Идрис улы Әюпов чыгыш ясады.
“Ватаныбызны саклау эшенә ярдәм итү безнең өчен аерым әһәмияткә ия. 2025 елда «Дуслык» оешмасы әгъзалары, җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев белән берлектә махсус хәрби операция зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл һәм берничә тонна тормыш өчен кирәкле әйбер – азык-төлек һәм медицина җиһазлары җибәрделәр. Бу ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучылар тарафыннан бик югары бәяләнде. Алар рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, Аллаһы боерса”, – диде ул үзенең чыгышында.
Форум халкыбыз гимнын – Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru