tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушылды
Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушылды

Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушылды

Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узды. Көн тәртибендә яңа редакциядәге Уставны кабул итү һәм алга таба Россия Язучылар берлеге белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсен карау булды. Җыенда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов та катнашты. Исегезгә төшерәбез: Россиянең бердәм Язучылар берлеген төзү быел февраль аенда Россия Язучылар берлегенең Мәскәүдә узган XVII гадәттән тыш корылтаеннан соң хәл ителде. Ул вакытта берлеккә җитәкче итеп сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Владимир Мединский сайланды. Тавыш бирү алдыннан оешманың яңа Уставы да кабул ителгән иде. Татарстан Язучылар берлеге мөстәкыйль оешма булып үзгәртү елларында аерылып чыкты. Яңадан берләшүгә карата каләм ияләре төрле фикердә. Язучы Равил Сабыр мөстәкыйльлегебезне югалту булмасмы, дип икеләнсә, Факил Сафин, мөстәкыйльлек иң беренче чиратта язучының йөрәгендә булырга тиеш, дип саный. «Россия Язучылар берлегенә кушылу яшь язучыларга танылу, аларның әсәрләрен тәрҗемә итү, Россия басмаларында чыгару мөмкинлеге ача, иҗат оешмаларының кануны да булдырылыр дип өметләнәм», – ди. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Ринат Мөхәммәдиев: «Аерым оешмалар булса да, без рус язучылары белән барыбер бергә булдык. Бүгенге берләшү татар газеталарын саклап калырга да мөмкинлек бирсен иде», – ди. Бу фикерне Николай Иванов та хуплый. «Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләр өчен дә үз туган телендә чыккан газеталарны, район басмаларын уку – иң зур шатлык, аларга газеталарны алып килгәнне көтеп торалар», – ди Мәскәү кунагы. Чираттан тыш корылтайда теләгәннәрнең барысына да чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Россия Язучылар берлегенә кергән очракта туган телгә хөрмәт, милли традицияләрне саклау игьтибар үзәгендә калсын иде дигән фикер белдерде алар. Россия Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе Николай Иванов: «Берләшкән очракта да язучылардан мөстәкыйльлек, үзенчәлекле булып калу сорала», – диде. Чыгышлар тәмамланганнан соң, Россия Язучылар берлегенә кушылу мәсьәләсе тавышка куелды. Күпчелек берләшүне хуплады, дүрт кеше каршы чыкты. Берлекнең яңа Уставы тирәсендә дә бәхәсләр булды. Рәисне сайлау тәртибен элеккегечә калдыруны таләп иттеләр. Кайбер пунктларны үзгәртү шарты белән, фикер алышулар һәм тәкъдимнәрдән соң, берлекнең яңа Уставы да кабул ителде.
https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*