tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Журналистлар берлегендә тележурналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узды
Татарстан Журналистлар берлегендә тележурналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узды

Татарстан Журналистлар берлегендә тележурналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узды

Татарстан Журналистлар берлегендә язучы-журналист, артист, шагыйрь, танылган алып баручы Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 50 яшьлек гомер бәйрәмен “Җырларымда-җирсүем” китабы белән каршы алган. Ир уртасы булган иҗат кешесе өчен табышлары күп аның. Киштәдә – калын-калын китаплары, ныклы гаиләсе, иңгә иң баручы җәмәгате, лачын кебек ике улы, оныгы- дәвамчысы тууы да горурлык уята.

– Безнең халыкта шундый сүз бар. Пәйгамбәребез хәдисенә нигезләнеп: “Мәңге яшим дип тор, бүген үләм дип әзерлән”. Минем, әстәгафирулла тәүбә, болай яшисе киләдер иде үзе. Алга таба матур яхшы гомер кичерәсе килә. Иҗади планнарым да бар. Гадәттә китапларга бер киштәгә тезеп куясың бит. Тормышны шулай тәртипкә китереп, тәртипләп кую фарыз дип уйлыйм. Алга таба үзеңә эшләр өчен дә җиңел була ул.  50 яшь – бер этап, Аллага шөкер, ирешелгәннәр бар. Эшлисе килгәннәр тагы да күбрәк. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән матур исем бирелде быел. Бик зур рәхмәт республика җитәкчелегенә. Шулай ук “Җырларымда – җирсүем” дигән шигырьләр китабым чыкты. Җәмәгатем Мөршидә белән улым Иделнең миңа бүләге булды. Бу – алар уйлап тапкан проект. Якын көннәрдә тагын бер китап чыгарга әзерләнә. Архив материалларына, аксакалларның бай истәлекләренә нигезләнгән 912 битлек хезмәт Чирмешән районының Әмир авылы тарихына багышланган, – дип сөйли ул тау кадәр эшләренә бер нәтиҗә ясап.

Илдар Кыямовның тарих белән кызыксынуын, архивларда казынуын, кулъязмаларны укый алуын һәм шуларны туплап бер китапка туплап бирүен бер язмада гына язып бетереп тә булмас. Бу аерым бер өлкә. Чынлыкта исә кызыксынулары район тарихына багышланган китапны укудан башланып китә.

– 2006 елда район тарихын язганда тәрҗемәче, редактор буларак катнашкан идем. Шуннан минем төбәкчелек белән кызыксынуым башланып китте. Аннан 10 ел дәвамында үзебезнең авылны яздым. “Кара Чишмә” авылы тарихы архив материаллары нигезендә язылды. Архив дөньясы үзе бер кызыклы әйбер икән, анда кергән кеше, журналистлар арасында алдарга ирек бирмәсләр, тиз генә чыга алмый. Ул ниндидер бер әфиюн кебек. Яңа мәгълүмат кирәк, шунсыз тора алмыйсың. Архивка барасың, Шаһинур Мостафин әйткәнчә, заказ бирәсең,  икенче көнне сөйгән ярың белән очрашуга барган кебек дулкынланып көтәсең. Журналистлар арасында шөкер, төбәкчелек  белән кызыксынучылар артты. Бу мине сөендерә, милләтебезнең тарихын өйрәнәләр. Икенчесе, әйткәнемчә, Чирмешән районының Әмир авылы тарихы “Мәңге яшә Әмирем” дип атала. 2 ел эчендә язылды. 912 битлек китап. Моның шаккаткыч бер хәл  булуына да гаҗәпләнмим, эшебезне догадан башлаган идек. Анда  аксакаллар истәлеге дә, йорт саен язып чыгылган әйбер дә бар. Истәлекләре бар, тик карталар табылмады. Алар юк күрәсең, ә болай бөтенесен, китапның барлык параметрлары буенча инде тутырып, нык иттереп эшләдек, – дип сөйли ул мавыгыларын. Илдар Кыямов бу темага туктамыйча сөйли ала. Шул ук вакытта иҗат казанында шигырьләргә дә вакыт калган:

–Китап мәктәптә язган шигырьләрдән башлап тупланган. “Җырларымда – җирсүем” дип бер темага берләшә: туган якны ярату, туган җирне сагыну. Аның бөтен хикмәте шул: кешене туган ягы яшәтә, ул кешегә энергия бирә. Читтә аны сагынып яшәсәм дә, ул миңа атом генераторы кебек көчне биреп тора. Фәнис абый Яруллин дөрес язган: “Туган ягы кирәк кешегә”, әгәр дә ул булмаса, синең уңышларыңа сөенерлек кешең булмый. Ул булмаса, синең нигезең какшаган дигән сүз. Аның булуы кешене яшәтә, аңа көч өсти, – дип сөйли ул.

Илдар Кыямовның үзен-тавышын телевизор экраннары аша да  күреп торабыз. Аның киңкырлы эшчәнлеген бәяләүчеләр иҗат кичәсендә дә күп булды. Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар Конгрессы, ТНВ телеканалы, Казан федераль университеты, якташлары һәм хезмәттәшләре аны котларга килгәннәр иде. Илдар Кыямов сәхнә кешесе буларак, сөйләде дә, җырлады да. Улы Идел кичәне алып барды, киленнәре Сөмбел моңлы тавышы белән әсир итте. Университет галиме Васил Гарифуллинның бер сүзе истә калды. “Илдар студент елларыннан ук төплелеге, максатчанлыгы белән аерылып тора иде. Ул бик танылган җырчы да булыр иде, танылган тарихчы да булыр иде. Шулай да киңкырлы шәхес булуы белән ул милләткә файданы күбрәк китерәдер. Уңышларыңа куанып яшәргә язсын!”, – диде ул. Без дә шул теләктә калабыз.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*