tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда 50 хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнгән
Татарстанда 50 хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнгән

Татарстанда 50 хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнгән

Татарстан Республикасында 50 хатын-кыз «Ана даны» медале алды. Бу дәүләт бүләге 2000 елда гамәлгә куелган иде. Аны биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирәләр. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биш бала тәрбияләүче аналар бер тапкыр 100 мең сум күләмендә түләү алалар. Әгәр гаиләдә алты һәм аннан да күбрәк бала булса, һәр бала өчен бишенчедән соң 20 мең сум өстәлә бара.

Әлеге бүләкне 2000 елдан алып 1,6 мең хатын-кыз алган. 2024 елда медаль белән 62 ана бүләкләнгән, ә 2025 елның гыйнвар-август айларында – тагын 50.

2022 елда Татарстанда тагын бер дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале барлыкка килде. Аны җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирәләр. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә. Әлеге бүләкне гамәлгә куелганнан бирле 16 гаилә алган, шул исәптән 2024 һәм 2025 елларда икешәр гаилә.

2025 елның 1 гыйнварыннан «Ана даны» һәм «Ата-ана батырлыгы» медальләрен тапшырганда каралган барлык түләүләр «Гаилә» милли проекты кысаларында бирелә.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*