tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Бердәм өммәт-уртак язмыш» конференциясен үткәрү өчен оештыру комитеты төзелә
17.01.2022 - Интервью с муфтием РТ Камиль Самигуллин ( Салават Камалетдинов)
17.01.2022 - Интервью с муфтием РТ Камиль Самигуллин ( Салават Камалетдинов)

Татарстанда «Бердәм өммәт-уртак язмыш» конференциясен үткәрү өчен оештыру комитеты төзелә

Татарстан хакимияте республикада «Бердәм өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясен, шулай ук Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең дини эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Чаралар 2025 елда уздырылачак.

Карар нигезендә оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары – Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ирада Әюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров (килешү буенча) билгеләнәчәк.

Комитет әгъзалары составына тагын тугыз кеше керә, шул исәптән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бу карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевка йөкләнгән.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*