14 сентябрь көнне Татарстанда үтәчәк Бердәм сайлау көнендә социаль-мәдәни чаралар оештыралар. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр һәм аларда катнашу кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Сайлау көнендә бушлай җәмәгать транспортында йөреп була
14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылачак. Участоклар тавыш бирүчеләр өчен үз эшен 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Республика 7,5 меңнән артык муниципаль депутат һәм 18нче санлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
«Сайлау участогында тавыш биргәннән соң беләзек аласыз, аның белән бу көнне җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай булачагын әйттеләр. Аның өчен кондуктор яки шофёрга браслетны күрсәтеп алу кирәк булачак. Җәмәгать транспорты дигәндә – метрополитен, трамвай, троллейбус һәм шәһәр буйлап хәрәкәт итә торган автобуслар күз уңында тотыла», – дип белдерде Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Абзалов сайлаулар уңаеннан оештырылачак концерт турында да сөйләп алды.
«Татарстан өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга уңаеннан төрле кызыклы чаралар көтелә. Бу көнне сайлау участокларында арзанрак бәягә ризыклар, кирәк-яраклардан торган ярминкәләр эшләячәк. Аннары кичен «Казан» гаилә үзәге янында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фестивале мәдәни программасы була. Әлеге мәйданчык 14.00 сәгатьтән үз эшен башлый. Аңа керү – сайлау участокларында бирелгән беләзекләр буенча булачак. Беләзеккә «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип языла һәм куар-код урнаштырыла. Концертны Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә «ТНВ» телеканалы аша бөтен халык карый алачак», – диде ул.
Сибгат Хәким урамы ягында 14 сентябрьгә каршы төннән үк автомобилистлар өчен чикләүләр кертеләчәге дә билгеле. Чикләүләр концерт тамашасы сәбәпле булачак һәм 15 сентябрь төнендә үк гамәлдән чыгарылачак.
Бердәм сайлау көне уңаеннан булган концертта «Яңа дулкын» катнашучылары да җырлавын да ишетеп булачак
«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бәйрәм программасы 15.00 сәгатьтә башлана.
«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бөтенебезгә таныш көй-моңнарны джаз стилендә шәһәрнең «Just Brass» джаз оркестры тәкъдим итәчәк. Аннары тамашачылар бик яратып тыңлаган Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев соло программаларын тәкъдим итәчәк. Салават Фәтхетдинов исә бөтенебез дә яраткан хитларын җырлаячак. Без аның белән бу темага сөйләштек, ул «Мин яратам сине, Татарстан» җырын да башкарачак. Ул бөтен республика халкын берләштерә торган халык гимны булып яңгыраячак. Шулай ук бу көнне Казанда үткән «Яңа дулкын»ның берничә катнашучысы чыгыш ясаячак», – дип сөйләде Азат Абзалов.
«Яңа дулкын»да катнашкан җырчы Елена Фрейман, «Оберег» һәм «Иволга» төркемнәре җырлаячагы билгеле. Россия эстрадасы йолдызларыннан җырчы Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме концерт тамашасы хедлайнерлары булачак. Шулай ук «Россия-1» телеканалында барган «Ну-ка, все вместе!» музыкаль шоуында җиңү яулаган Дмитрий Железнов хоры композициясе яңгыраячак. Концерт барышында махсус хәрби операция катнашучыларыннан торган «Добробат», хәрбиләр янына гуманитар ярдәм илтеп йөрүче «Хорошее настроение» ансамбльләре чыгыш ясаячак.
«Концертка килгәндә, танылган артистлар чыгышын тамаша кылу гына түгел, ә күпсанлы мастер-классларда, ватанпәрвәрлек рухындагы программаларда да катнашу мөмкин булачак. Мәсәлән «Щит и меч Татарстана» мәйданчыгында Россия Армиясенә багышланган стенд тәкъдим ителәчәк. Аннан соң Татарстанның кәсепчелек осталары мастер-класслар оештыра. Балалар өчен урам театры һәм башка күңелле программалар әзерләнде. Шулай ук мәйданда гастрономия киңлеге тә булачак. Безнең Казан гастрономик фестивальләре белән дә данлыклы һәм аларның резидентлары да монда булыр», – дип ассызыклады спикер.
Гаилә белән сайлауда катнашып ничек автомашина яки телефон җиңәргә?
Бердәм сайлау көненә багышланган фотоконкурста катнашучылар арасында ике «SollersST8» автомобиле һәм 11 «iPhone 16» смартфоны уйнатылачагы да билгеле булды. Бу хакта Артур Кортес сөйләп үтте. Ул әлеге фотоконкурсны «ТНВ» телеканалында туры трансляциядә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә алып барачак.
«14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр сезгә сайлау участогы фонында «Гаилә белән сайлыбыз!» дигән махсус беләзек белән гаилә фотосы ясарга кирәк. Беләзекләр сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә. Фотосурәтләрне «ВКонтакте»дагы шәхси аккаунтыгызда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырыгыз», – дип аңлатып китте Артур Кортес һәм фотоконкурсның кагыйдәләре белән таныштырып алды.