tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды
Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды

Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды

Мөхәррам аеның 14нче көнендә (20нче июльдә) Казанда XVII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды. Форумда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Әл-Әзһәр” университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч Хәмдәллаһ әс-Сафти, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе киңәшчесе Елена Әгъзамова, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде.

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27нче июль көннәрендә Шәһре Болгарда уза. Әлеге чара Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Кыргызстаннан, Белоруссиядән, Таҗикстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Алтай, Кырым, Удмуртия, Чувашиядән; Волгоград, Кемерово, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Тверь, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән; шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнаша.

Алар барысы да – сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен иң өметле һәм файдалы дип танылган социаль стартаплар авторлары. Форумда катнашучылар социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итте. Барлык башлангычлар Россия мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын хәл итү максатыннан чыгып эшләнгән. Форум барышында катнашучылар үзләренең стартапларын эшләп чыгару, аларны яклауга әзерләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк.

Мөселман яшьләре форумы ачылышы тантанасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче чиратта, бирегә җыелган егетләр һәм кызларга педагогика фәннәре докторы һәм шәех Хәмдәллаһ әс-Сафти кебек күренекле галим белән аралашу мөмкинлеге булачагын билгеләп үтте, чөнки ул форумның хедлайнеры сыйфатында чакырылган. Аннары Камил хәзрәт яшьләрнең игътибарын мөселман җәмәгатьчелеген борчыган хәзерге заман сынауларына юнәлтте, мисал итеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Сөннәтенә илтифатсызлык күрсәтүне китерергә мөмкин. Мөфти яшьләрне ялгыш фикерләргә иярүдән кисәтеп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева билгеләп үткәнчә, әлеге форум иң сәләтле һәм инициативалы яшьләрне берләштерү өчен зур мөмкинлек бирә. “Биредә тәкъдим ителгән проектлар рухи дөньяны үстерү, гаилә, өлкән буын вәкилләренә ярдәм итү һәм балалар арасында ятимлек күренешләрен булдырмый калу белән бәйле. Форумны үткәрү барышында һәр катнашучы үз проектларына тәнкыйди яктан карый, көчле һәм көчсез якларын ачыклый, шулай ук ничек камилләштерергә мөмкин булуын аңлый. Форум тәҗрибә уртаклашу гына түгел, фикердәшләр һәм яңа дуслар табу урыны да”, – дип ассызыклады Юлия Абдреева.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм бүгенге чара спикерларына форумны үткәрүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Ачылу тантанасы тәмамлангач, катнашучылар автобусларга утырып Болгарга юл тотты.

Форум программасында танылган мөселман дин белгечләре – шәех Хәмдәллаһ әс-Сафти һәм фикһ, фикһ ысулы, гакыйдә белгече, Болгар ислам академиясе мөгаллиме шәех Сәиф ибн Гали әл-Асриның лекцияләре каралган, спорт ярышлары, әйдәп баручы мөселман эшмәкәрләре һәм башка бизнес белгечләре тарафыннан мастер-класслар булачак. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында уздырылганлыктан, исламда гаилә тормышының төрле яклары, шул исәптән әдәп-әхлак, танышу, яучылык, никахлашу һәм аерылышу, ир һәм хатын хаклары һәм туганлык бәйләнешләре кебек темалар каралачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы актив, яшь мөселманнарны берләштерүдә, яшьләр идеяләрен тормышка ашыруда уникаль мәйданчык булып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: алдагы Форумнарда катнашучыларның проектлары хәзерге вакытта уңышлы тормышка ашырыла. Алар: иске татар телендә укырга өйрәтүче китап һәм медиаресурстан торган “Лисән: тел ачкычы”; чит ил блогерларын Татарстандагы һәм Башкортостандагы хәләл туризм белән таныштыру өчен оештырылган “EtnoTur” блогы; палаткалы “Горец” балаларны сәламәтләндерү лагере; “Понимающий подкаст для мусульманской молодежи”; “Пронаставник”; “41 чишмә” һ.б. проектлар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*