17 мартта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сабантуй» бәйрәмнәрен уздыру көннәре турында карарны чыгарды.
«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга», – диелә документта.
Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:
Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 7-8 июньдә; Чаллыда 14 июньдә; Казанда 21 июньдә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли.
Чыганак: tatar-inform