

Фирдәүс Гыйльметдин кызының фән юлы бик киңкырлы һәм бай. Ул галим, тюрколог Әдһәм Рәхимович Тенишев җитәкчелегендә Мәскәүдә 1980 нче елда «Консонантные сочетания башкирского языка типа «сонорный + глухой смычный» в историческом ocвещении» дигән темага кандидатлык, ә 1993 нче елда профессор Әдһәм Тенишев җитәкчелегендә Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында докторлык диссертациясе яклый.
Ул, башкорт теле ойконимик системасының тарихи формалашуын өйрәнеп, «Башкирская ойконимия XVI-XIX вв.» (1991) дигән монография һәм «Географические названия Башкортостана» (1993) сүзлек бастырып чыгара. Фирдәүс ханым 1985 нче елдан 1995 нче елларга кадәр Башкорт дәүләт педагогика институтында доцент, профессор, кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. Милли телләр яңа үсеш алган 1995-1998 нче елларда Башкортстан Республикасының Мәгариф министры була. Республикадагы мәгариф системасына анализ ясап, Россиядәге һәм чит илләрдә тәҗрибәне өйрәнеп, Фирдәүс ханым Башкортстан Республикасы мәгариф системасының Концепциясен һәм Программасын төзи. Башкортстан Республикасында чит телләрне өйрәтүгә зур игътибар бирә, интернат тибындагы башкорт гимназияләре һәм лицейлар ачуны алга куя.
Фирдәүс ханым очрашуга килгән кунаклар белән аралашу, фикер алышу барышында, башкорт теле белеме ирешкән уңышлар турында аерым бер җылылык һәм горурлану хисләре белән сөйләде. Милләтне саклап калуда иң беренче шарт итеп, галимә сәламәт рухлы, туган телдә сөйләшкән гаиләне күрә, телне буыннан буынга тапшыруны һәркемнең иң беренче бурычы дип саный. Галимә фикеренчә, милләтнең киләчәге – яшьләр кулында, шуңа күрә яшь буынны да хөр фикерле, үзенә ни кирәген анык белгән шәхесләр итеп тәрбияләү кирәк, ә аның өчен Европа системасын куллану мәслихәт. Мондый системада тәрбияләнгән студентлар кызыксынучан, хөр фикерле, үзләрен укытучы белән бер дәрәҗәдә хис итүче шәхесләр буларак формалашып җитүен Фирдәүс ханым тәҗрибәсеннән чыгып дәлилләде: галимә Германиядә үзе башкорт теле дәресләре биргән 12 алман студентының алтысы, тел өйрәнү теләге туу сәбәпле, аның белән Башкортстанга кайтуы, дүртесенең магистрлык диссертациясе яклавы турында әйтте.