Иннополис – үзенчәлекле экосистем һәм заманча инфраструктура белән төзелгән зур проектның рәсми ачу чарасына Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев та килер дип көтелә.
Өч ел элек нигез салынган Иннополис шәһәре Казаннан нибары 40 чакрым ераклыкта, Татарстанның Югары Ослан районына керүче урында, Идел һәм Зөя елгалары ярларына урнашкан. Шәһәрнең гомуми мәйданы 1200 гектар. Мастер-план нигезендә монда торучыларның саны 155 мең кеше булачак, ди Иннополис җитәкчелеге. Анда инновацион ширкәт-оешма, компанияләр, фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструктор эшләре өчен махсус офис биналары, университет, тулай тораклар төзелгән.
Әлеге шәһәр төзүнең максаты – Россиядә IТ-секторның ролен үстерү, информацион технологияләр өлкәсендәге иң яхшы IТ-белгечләрне яңа продуктлар тудыруга тарту. Ә төп принцибы исә комфортта яшәү һәм яхшы компанияләрдә эшләү, ял итү белән беррәттән белем алу шартларын тудыру, диде безгә Иннополисның мэры Егор Иванов. Аның сүзләренчә, шәһәрне төзү идеясе 2010 елның октябрендә туа. Башта проектка IТ-авыл исеме бирелгән була, һәм анда 50 мең кеше яшәр дип көтелә. Ләкин аннары проектны IТ-шәһәр дәрәҗәсенә җиткереп, 155 мең кеше яшәр дип уйлыйлар. 2012 елның декабрендә Сингапурның баш архитекторы Лиу Тай Кера тарафыннан төзелгән мастер-план буенча беренче төзелеш эшләре башлана. 2013 елның июнь аенда Иннополис университетының беренче студентларын уку-укыту эшләре алып барыла башлый. 2014 елда бистәгә шәһәр исеме бирелә.
Әйткәнебезчә, бу шәһәрдә яшәү өчен барлык кирәкле биналар төзелеп килә. Хәзерге вакытта Иннополиста университет, аерым икътисади зона, технопарклар, күп фатирлы йортлар, заманча таунхауслар һәм спорткомплекс урнашкан.
“Бу тулы бер шәһәр. Әле өч ел элек кенә бу урында чиста кыр иде, нәкъ менә бу урында өч ел элек Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров яңа шәһәр капсуласын салып калдырды. Ни бары өч ел эчендә монда транспорт, торак, социаль инфраструктуралы тулы шәһәр барлыкка килде. Монда ике балалар бакчасы, мәктәп, медицина үзәге, университет бар. IТ университет Иннополис бюджетыннан тыш яшәүче университет, ул грантлар, хәйрия, спонсорлар ярдәмендә көн күрә. Әлеге университетта уку тулысынча инглиз телендә алып барыла, монда укытучылар дөньяның бөтен илләреннән җыелган.
Ник нәкъ менә Татарстанда төзелде соң бу шәһәр? Татарстанда IТ тармак иң алдынгы тармакларның берсе, чөнки Татарстанның IТ икътисадының ярты өлеше Россиянең тулы IТ икътисадыннан күбрәк. Бүгенге көндә Россия алдынгы Көнбатыш илләреннән артта калып бара, бу ситуацияне үзгәртү өчен әлеге индустриядә сыйфатлы үзгәрешләр ясарга кирәк. Дөньяда IТ белгечләр җитми. Хәзерге вакытта дөньяда барлыгы 18 миллион IТ белгеч булса, биш елдан 26 миллион белгеч кирәк булачак. Конкурентлык илләр арасында гына түгел, ә үз илебез эчендә дә бар. Мәскәү IТ белгечләренең иң яхшыларын үзенә ала. Моннан төрле республикаларның икътисад дәрәҗәсе төшә. Яшь белгеч Иннополиска гаиләсе белән килеп рәхәтләнеп яши ала, монда барсы да аңлашыла, чиста һава, балалар бакчасы, мәктәп, дөньядагы иң яхшы университет, Попов исемендәге технопарк, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Шулай ук бу шәһәрнең резиденты булучы ширкәт-оешмаларга ташламалы салым системасы булачак. Беренче биш ел дәвамында табышка, милеккә, җиргә салым булмый.
Бүген монда 16 йорт, 825 фатир төзелде. Бу фатирлар тулысынча әзер булып арендага бирелә. Аларда җиһаз, техника, барсы да бар. Мин үзем Мәскәүдә туып үстем һәм монда тулысынча күчеп килдем”, диде Иннополисның мэры Егор Иванов.
Берничә атна элек шәһәргә беренче яшәүчеләр күчеп килгән. Алар укытучылар, компанияләр, шәһәрдә кирәкле идарә хезмәткәрләре. Әкренләп Иннополисны башка кешеләр дә тутырырга тиеш.
2024 елга Иннополиснын Югары Ослан районындагы мәйданында 352 резидент эшләр, дип планлаштырыла. Анда барлыгы 13 меңнән артык өстәмә эш урыны булачак, ди яңа шәһәр җитәкчеләре.
“Азатлык” радиосы