tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда мәктәп программасында үзгәрешләр: җәмгыять белеме урынына тарих
Татарстанда мәктәп программасында үзгәрешләр: җәмгыять белеме урынына тарих

Татарстанда мәктәп программасында үзгәрешләр: җәмгыять белеме урынына тарих

Яңа уку елында Татарстан укучыларын уку программасында үзгәрешләр көтә. Җәмгыять белеме дәресләре санын киметтеләр: хәзер фән 6 сыйныфтан түгел, ә 9 сыйныфтан укытыла башлый. Аның урынына тарих дәресләре күбрәк була. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

9 һәм 10 сыйныфларда җәмгыять белеме атнага 1 сәгать, 11 нчедә – атнага 2 дәрес итеп кенә калдырыла. Аның урынына тарих дәресләре күбрәк була: сәгатьләр санын 5-8 нче сыйныфларда атнага – 3, ә 9 сыйныфта атнага 2 дәрескә кадәр арттырдылар. Нәтиҗәдә тарих фәненә барлыгы 476 сәгать бирелгән.

Мондый җитди үзгәрешләр мәктәп дисциплиналарының эчтәлегенә дә кагылмый калмаган. 1 сыйныф укучылары хәзер онлайн һәм офлайн киңлектә коммуникацияләр кору грамотасы, ялган мәгълүматлар белән көрәшү ысуллары турында күбрәк беләчәк. 11 нче сыйныф укучыларын исә традицион гаилә кыйммәтләре, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, экстремизмга каршы торуның мөһимлеге турында сөйләшүләр көтә.

Тарих дәресләренең яңартылган программасында укучыларда критик фикерләү һәм тарихи дөреслекне яклау сәләтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Программа «Безнең төбәк тарихы» курсы белән тулыландырылган. Ул 5-7 нче сыйныфларда укытылачак. Дисциплина туган якны өйрәнүгә һәм рухи-әхлакый культура элементларына таяна, диелә бу хәбәрдә.

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*