ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр никахлашучылар саны арткан
Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр никахлашучылар саны арткан

Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр никахлашучылар саны арткан

Татарстанда 2025 елда 24 097 никах теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 1,7% ка күбрәк.

Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышында «Ныклы гаилә» партия проекты кураторы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сөйләде.

Әхмәтова сүзләренчә, никахлашулар саны арту соңгы өч елда беренче мәртәбә күзәтелә. Ул билгеләп үткәнчә, бүген яшьләр еш кына карьерага, укуга, финанс тотрыклылыгына һәм сәяхәткә йөз тота, гаилә кору һәрвакытта да өстенлек булып тормый.

Никахны һәм балалар тууны стимуллаштыру өчен республикада яшьләргә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Алар арасында – студентларга финанс ярдәме һәм ТР Рәисе тарафыннан хупланган «Яшьләргә грантлар» проекты. 2025 елда 80 яшь гаиләгә туй үткәрү өчен 100әр мең сум акча бүлеп бирелгән.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*