ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга «Земский учитель» программасы буенча 72 укытучы килде
Татарстанга «Земский учитель» программасы буенча 72 укытучы килде

Татарстанга «Земский учитель» программасы буенча 72 укытучы килде

«Земский учитель» федераль программасын гамәлгә ашыру барышында Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән 72 укытучы килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ведомствоның халык алдындагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу вакытында хәбәр итте.

«Земский учитель» федераль программасы Татарстанда 2020 елдан гамәлдә. Әлеге программа буенча авыл торак пунктларына, шәһәр тибындагы поселокларга яки 50 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләргә эшкә күчүче укытучылар 1 млн сум күләмендә бер тапкыр түләү ала.

2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән 13 укытучы килгән, 2023 елда – 23, 2021 елда – 11, 2024 елда – 3, 2022 елда – 10, 2025 елда – 12 укытучы.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*