28 сентябрь, сәгать 13.30 да Татарстанның Арча шәһәре “Казан арты”
тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев
белән очрашу булачак.
Сөйләшүнең темасы:
– XVIII гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар;
– Батырша восстаниесе .
Тарихи мәгълүмат:
– 1742 елда төбәгебездәге 536 мәчетнең 418е җимерелә;
– 1755-1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем ала.