tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның атказанган төзүчесе Наил Яһудин: «Өч көн кайтмасам гына эзләтә башла!» — дидем»
Татарстанның атказанган төзүчесе Наил Яһудин: «Өч көн кайтмасам гына эзләтә башла!» — дидем»

Татарстанның атказанган төзүчесе Наил Яһудин: «Өч көн кайтмасам гына эзләтә башла!» — дидем»

Наил Яһудин белән телефон аша хәбәрләшеп, очрашырга сүз куешсак та, күрешү озакка сузылды, йә бер эше, йә икенче эше килеп чыга егетнең. Күптән түгел 70 яшен тутырса да аны егет дип әйтәсе килә. Чөнки фикерләү рәвеше дә, үз-үзен тотышы да «егетләрски». Тыгыз эш графигында минем өчен тәки вакыт тапты ул һәм, киенеп-ясанып дигәндәй, аның белән очрашуга киттем.

…йә дөньяны үзгәртәм мин бүген…

Дөресен әйткәндә, Наил Габделхәй улын бераз һавалырак кешедер дип шикләнгән идем. Ни дисәң дә, техник фәннәр докторы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, «Нойл-Холдинг» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Татарстанның атказанган төзүчесе бит. Ялгышканмын икән. Бүген бөтен кеше бер-берсенә «йодрык күрсәтеп» исәнләшкән бер заманда, Наил Яһудин минем белән култык­ла­шып күреште: «Болай кешечәрәк була», – дип елмаеп җибәрде. Менә шулай күңел капкаларын каерып ачты да куйды егет. Икебез ике төрле һөнәр иясе булсак та, уй-фикерләр, яшәешкә мөнәсәбәт бер үк диярлек иде безнең. Әлбәттә, бу шактый ук дәрәҗәдә безнең бер чор кешеләре, яшьләребез бер чама булуга бәйледер.

Наил Яһудин – Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан, укытучылар гаиләсендә туып үскән егет. Шунысы кызык: безнең заманда «укытучы баласы» дигән сүзләр кайчак мыскыллабрак әйтелә иде. Янәсе, алар иркәләнеп үскәннәр, алар – аксөякләр нәселеннән, кара эштән җирәнәләр.

Яһудиннар гаиләсендә җиде бала була: биш егет, ике кыз. Әти-әниләре – Габделхәй белән Сәрвәрия көне буе эштә, кая анда иркәләнеп ятулар! Кул астына бик иртә керергә туры килә балаларга. Ишле гаиләдә үз көнеңне үзең күрергә өйрәнү, мөстәкыйльлек дигәннәре бик кечкенәдән тәрбияләнеп, гадәттә, гомер буе дәвам итә инде ул. Габделхәй белән Сәрвәриянең дә кайсы гына баласын алма, һәрберсе үз тормышын үзләре корган. Һөнәр сайлаганда, укыганда, эшкә урнашканда да артларыннан этүче булмаган.

Наил, 8 классны тәмамлагач, Суворов училищесына керә. Үзе әйтмешли, аны хәрби кием кызыктыра. Әмма училищеда берничә ай гына укый. Иркенлек яраткан авыл малаена казарма тормышы ошамый. Аксубайда урта мәктәпне тәмамлый да Казан химия­-технология институтына укырга керә. Якты дөньяга килгәч, нидер төзергә, нидер уйлап табарга теләү уе нәкъ менә студент елларында ныгып, күңеленә бик тирән кереп утыргандыр егетнең. Һәрхәлдә, үзем шулай уйлыйм. Юкса Наил нәкъ менә институтта укыганда студентларның төзү отрядларын оештыруны башлап йөрмәс иде. Институтны тәмамлагач, аны комсомол Өлкә комитетына эшкә җибәрмәсләр иде һәм ул комсомолларны иң зур төзелешләргә рухландырып йөрмәс иде. Нәрсәдер төзү, уйлап табу аның күңел халәтенә, яшәү рәвешенә әйләнә.

«Өч көн кайтмасам гына эзләтә башла!»

1976 елда комсомолның Үзәк комитеты Наилне Бөтенсоюз удар комсомол төзелеш штабы башлыгы итеп билгели. КамАЗны бөтен ил төзеде. Наилгә илнең төрле почмакларыннан җыелган меңәрләгән комсомол яшьләргә яшәү-эшләү өчен бөтен шартларны тудыру артыннан көне-төне чабарга туры килә. Ул вакытларны Наил: «Ун ел буе аяктан резин итек төшмәде инде», – дип, елмаеп кына искә ала. Берәү булса, бәлки, Кама автогигантын төзегәндә нинди авырлыкларга юлыгуын, нинди кыен хәлләргә калуын бәйнә-бәйнә сөйләр иде. Наил – сер бирми торган егет. «Кайчак өйгә кунарга кайтырга да вакыт тими иде», – дисә дә, шундук сүзне шаяртуга бора.

Хатыныма: «Әлфия, өйгә өч көн кайтмасам, үзеңне бик бетермә, дүртенче көнгә китсә генә эзләтә башла, дип әйтә торган идем», – ди.

– Дүртенче көнгә китсә генә эзләт, дип әйтүдән кай­чан туктадың соң?

– Казанга кайткач кына.

– Әлфия ун ел буе сине ничә мәртәбә эзләтте икән?

– Кем санаган инде аны.

Шулай, шаяртышып, берничә сүз әйтешеп алдык. КамАЗ төзелеше турында инде күп сөйләнде, күп язылды, фильмнар төшерелде. «Фидакарьлек», «хезмәт батырлыгы», «энтузиазм» дигән сүзләр шактый мулдан кулланылды. Мондый ашкынулы олы хисләр яшьләр күңелендә чыннан да булганмы соң? Бу хакта сорагач, әңгәмәдәшем бераз гына уйга калды да: «Партия «Даешь!» диде, без «Сделаем!» дидек инде», – дип кенә куйды.

Сизеп торам: югары пафос белән сөйләү аңа хас түгел, шулай да заман идеологиясен тәнкыйтьләүне күңеле кабул итми иде аның. Нәкъ менә Брежнев чорында илдә иң зур төзелешләр баруын искә төшерергә дә онытмады. Яхшыга өметләнеп, рухланып эшләү бар иде ул заманда. Наил Яһудин әйтүенчә, коммунистик өмәләргә 20–30 меңләп кеше чыга торган булган. Чөнки дәүләт казнасыннан акча КамАЗ төзелешенә генә бирелгән, социаль объектлар – мәдәният йортлары, стадионнар, хастаханәләрнең кайберләре «на голом энтузиазме» төзелгән, ягъни комсомол яшьләргә хезмәт өчен бер тиен дә түләнмәгән.

Әңгәмәдәшемнең сәясәткә кереп китәсе килми иде. Әмма яшьләрне зур эшләргә рухландыруда Наилнең өлеше дә зур булганны үзем әйтмичә булдыра алмыйм.
1979 елда аны Тукай районы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Бу эшендә дә төзелешкә җитәкчелек итә Наил Яһудин. Шәһәр читендә яңа бистәләр үсеп чыга, юллар салына, кошчылык фабрикалары, элеваторлар, теплица хуҗалыклары төзелә. Барысы да КамАЗ эшчеләре, шәһәр халкы өчен эшләнә. Шул ук елларны Наил Яһудин икенче югары белем ала: Казан финанс институтын тәмамлый.
Казанга күчеп кайткач та эше төзелеш белән бәйле була, 17 ел буе Төзелешне механикалаштыру идарә­сен җитәкли. Урын җылытып утырырга өйрәнмәгән егет Чернобыль афәтеннән һәм Әрмәнстанның Спитак шәһәрендәге җир тетрәүдән соң җимерекләрне бетерүгә керешә: торак йортлар, юллар, социаль объектлар сала. Россиянең башка төбәкләре ничектер, әмма Наил Яһудин әйтүенчә, әлеге шәһәрләрне торгызганда, Татарстанга аерым бер участоклар бирелә һәм халык: «Бу урында Татарстан эшли», – дип төртеп күрсәтә торган була.

Атказанганнар гаиләсе

Мин героемның хезмәт юлын санап-барлап чыгарга җыенмыйм. Ә менә шушы яшенә җитеп тә иртәгәсе көн турында уйлап яшәвенә исем китүне әйтми ярамас. Наил Яһудинның тормыш йомгагы инерция белән генә тәгәрәми. Тормышта бертөрлелекне җене сөйми бугай аның. Юкса нефть чыгару өлкәсендә эшне тагын да камилләштерү өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап табар идемени? Ул бүген җитәкләгән «Нойл-холдинг» оешмасы да нефть чыгаруда, нефть чыгару калдыкларын яңадан эшкәртеп, юллар төзүдә файдалануда яңадан-яңа технологияләр тәкъдим итү белән мәшгуль. Инде пенсия яшенә җитеп килгәндә, Наил Яһудин Россиянең нефть һәм газ институтында докторлык диссертациясе яклый. Аның нефть чыгару өлкәсендәге ачышлары турында сораштырып утырдым. Ул, кәгазьгә сыза-сыза, яңа технологияләрнең асылына төшендерергә тырышты. «Әйе, әйе…» – дип баш селкеп утырсам да, берни аңламадым.

Ул исә миңа кызганып карап куйды. Шунысын гына әйтә алам: инде әңгәмәдәшемнең патентлары бар, бихисап фәнни хезмәтләре, монографияләре басылып чыккан икән, нефть турында сөйләшкәндә, без Наил Яһудинның да исемен телгә алырга, ул тәкъдим иткән яңа технологияләрнең Россиядә генә түгел, бәлки чит илләрдә дә кулланылуын әйтергә тиештер. Аның тикшеренүләре – хобби гына түгел, ә Татарстан, ил икътисады үсешенә этәргеч биргән зур гыйльми эшчәнлек.

Дөрес, хоббие да бар Наил Яһудинның. Иске машиналар җыя ул. Иң «карт» машина – 1946 елгы ГАЗ-67. Аннан китә инде иң кәттәләре, заманасында иң кадерле кунакларны йөрткән обком машиналары «ЗИЛ»лар, «Чайка»ларга хәтле бар. Һәм барысы да төзек хәлдә, хет бүген утыр да чыгып кит! Ретро-машиналарга утырып, һәр елны Җиңү парадына чыга. Без кергән бокста елкылдап торган җиде машина бар иде. Минем санауны күргәч, Наил Яһудин: «Әле башка урыннарда да бар алар, миңа ел да 23 машинага транспорт салымы килә», – дип куйды. Баксаң, һәр машинасының дәүләт номеры бар икән. «Нәрсәгә шул хәтле акча түләп торасың?» – дип сорамакчы идем дә дәшми калдым. Чөнки ул барыбер: «Машина җыю, ремонтлау – минем хобби», – диячәк иде. Икенчедән, «хобби» – инглиз сүзе һәм «мавыгу», «яраткан шөгыль» дигән мәгънәне аңлата. Димәк, минем кешегә: «Нигә яратасың?» – дияргә дә хакым юк.

Кара әле, «хобби»ны татарча бер сүз белән «гамь» дип тә әйтеп булмый микән?  Тормышта бернинди кызык таба алмаган, бөтен нәрсәгә кулын селтәгән кеше турында без «гамьсез», «тормышка гаме беткән» дип әйтәбез бит.

Наил Яһудин исә, иртәге көнгә планнар кора-кора, ял көннәрендә машиналары белән «җенләнеп», һәрнәрсәдән матурлык табып яши бирә.

Ул миңа үзе әйтмәде, кешедән генә ишеттем: бактың исә, Яһудиннар гаиләсендә җиде баланың җидесе дә үз өлкәләрендә «атказанган хезмәткәрләр», өчесе – фәннәр докторы, берсе фән кандидаты икән.

Инде Габделхәй абзый белән Сәрвәрия апаны да кушсаң, Яһудиннар гаиләсендә «атказанган» исеме алганнар тугыз булып чыга. Җөмләне бераз үзгәртеп, Татарстанга тугыз «атказанган хезмәткәр» биргән гаилә, дисәк, бәлки, дөресрәк тә булыр иде. Мондый хәл, кем әйтмешли, дөнья йөзләрендә булса да, бик сирәктер дип уйлыйм.

Риман Гыйлемханов
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*