Баулы районының Татар Томбарлысы авылы әби-бабайларының ут уйнатыр чагы җитә. Биредә 57 нче мәртәбә Әбиләр Сабан туе узачак. Бу көнне өлкәннәр яшьлекләренә кайта: 80–90 яшьлек бабайлар – егеткә, әбиләр исә кызга әйләнә. Яшьләр исә олыларның уеннарын гына күзәтеп калмый, киңәшләренә дә колак сала.
Сабан туе узачак мәйданны әзерләүнең бер шарты бар. Үскән үләнне чапмаска! Куе чирәмгә утырып, бәйрәм карау үзе бер рәхәт. Ботаклары җиргә иелеп төшкән каен сәхнә ролен үти. Аның күләгәсендә җырлап, биеп күңел ачалар. Бәйрәмне авыл мулласы Сәйрин Карибуллин азан әйтеп башлый. Клубта оешкан «Хәтирә» фольклор ансамбле ел буе әзерләгән җырларын авыл халкына тәкъдим итә.
– Бу бәйрәм авылда беренче тапкыр 1965 елда салам түбәле ындыр табагында үткән. Авыл Сабан туе еракта узган, әби-бабайлар анда бара алмаган. Өлкәннәр читтә калмасын дип, аны Кәшиф абый Солтанов авыл халкы белән бергәләшеп оештырган. Аннан бәйрәм ике тау арасына күчерелгән, хәзер тау битендә уза. Олылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, һәрберсенә игътибар җитә, – ди Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты мөдире Айгөл Нәүрүзбаева. – Кадак кагу, кашык белән йомырка кабып, көянтә-чиләк белән йөгерүме, аркан тартышумы, капчык яки мендәр сугышымы, катыктан тимер акча эзләүме… Әйдәгез, дип чакыруга, барысы да уенда катнашырга йөгереп килә. Бернинди ялындырып тору юк. Чүлмәк ватарга яраталар. Табактагы суда бииләр дә әле алар. Кемнең суы беренче бетә, шуңа табак бүләк итәбез. Әбиләрнең ат чабышына әзерләнүе үзе бер кызык. Кулларына чыбыркы тотып, җирне тырнап, кешнәп чабалар. Әлбәттә, чын түгел, уенчык атларда. Бәйрәмгә җыелган барлык әйберне дә таратып бетерәбез. Барысы да гадел уза. Уеннар тәмамлангач, авылдашлар үзләре пешереп алып килгән ризыкны утырып ашыйлар. Урман эченә кереп, төрле үләннәр, җиләк җыялар. Өлкәннәр барысына да җитешә.
Күңел ачуны гына күздә тотмый бәйрәм. Өлкән буын яшьләр борынгы традицияләрне белсен дип тә тырыша. Авыл агайлары ат җигеп, ат туарып күрсәтә. Әлеге уенны Рәис Гыйбадуллин оештыра икән. Хатын-кызлар да сынатмый. Узган ел Рәисә апа Миңнегулова атны иң оста җигүче булган. Ул татар халык җырларын да бик оста башкара икән. Каен себеркесен (бу якта пиннек диләр. – Автор) бәйләү буенча мастер-класс та күрергә мөмкин. Авылның иң өлкән, иң актив кешесен, иң яшь әбисен билгеләү гадәте дә бар. Фәхриҗамал әби Шәраповага июль аенда 99 яшь тула. Заманасында укытучы булып эшләгән ул. Хәтере бик яхшы, газеталарны яратып укый икән. «Кызлар кебек әле ул, фырт кына киенеп йөри», – дип соклана аңа авылдашлары. Быел Фәхриҗамал әбине дә бүләк көтә, димәк.
Гамир абый Юзаев моңа кадәр бер елны да бәйрәмне калдырмаган.
– Минем кебек ялгыз яшәүчеләр елга бер мәртәбә бәйрәмгә барып кайтса да, бик сөенә. Биергә яратам. Беренче тапкыр тыпырдап кына караган идем, барысы да кул чапты. Менә шуннан бии башладым инде. Көрәштән башка барлык уеннар да була. Әбиләр элек хәтта герләр дә күтәрә иде. Хәзер заманча уеннар өстәлә бара, тик искеләре дә онытылмый. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне бик күңелле оештыра, – ди 90 яшьлек Гамир ага.
Сабан туе уздырыла башланган елларда бәйрәмгә читәннәр, камыштан палас үргән ул. Моның өчен бүләк итеп сәгать биргәннәр аңа. Гамир абый әйтүенчә, мондый бәйрәм ел саен узарга тиеш. Аны һич тә бетерергә ярамый.
87 яшьлек Хаҗәр әби Миңнегәрәева катнашырга дип түгел, тамаша карар өчен бара.
– Без – әбиләр Сабан туен көтеп алабыз. Таякка таянып йөрсәк тә, күңел шунда тартыла. Дөньяга чыгып, авылдашларны күреп, үткәннәрне искә төшерәбез. Көне генә матур булсын инде, – ди Хаҗәр әби.
Гомер буе балаларга белем биргән 77 яшьлек Ризидә апа Бәдриева да бәйрәмне көтеп ала. Күптән түгел Сабан туена дип яулык, сөлге җыйганнар.
– Авыл Сабан туена караганда да күңеллерәк була ул. Аңа ниндидер бер җылылык, ихласлык хас. Баулыдан кадәр карарга киләләр. Шунысы куандыра: миллилек югалмый. Яшь буынның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне белеп үсүе мөһим. Биюче, алып баручылар аякларына чабата кия. Элек көянтә белән су ташу, йомырка кабып йөгерү ярышларында катнаша идем. Җырларга яратам. Хәзер бәйрәмне карарга гына барам. Авылдагы үзгәрешләр турында да белеп кайтабыз. Һәр гаилә үз самавырын алып бара. Соңыннан туганнар белән җыелып, чәй эчәбез. Бу – гаилә кыйммәтләрен саклау чарасы да, – ди Ризидә апа.
Әлеге чараны башка авылларда үткәреп караганнар, тик болай ук килеп чыкмаган. Моның өчен Татар Томбарлысындагы кебек янып торучы әбиләр, бабайлар кирәк шул. Соңгы вакытта Башкортстан галимнәре дә бәйрәм белән кызыксына башлаган икән. Белмим, анысы болай дәвамлы булып китә алырмы? Анысы ни дәрәҗәдә хактыр, Татарстанда башка районда, хәтта Россиядә дә мондый Сабантуй юк, диләр. Татар Томбарлысы өлкәннәре булдыра, чыннан да, маладис!
Сәрия Мифтахова