tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның бер районында Әбиләр Сабан туе алтмышынчы тапкыр кунаклар җыйган
Татарстанның бер районында Әбиләр Сабан туе алтмышынчы тапкыр кунаклар җыйган

Татарстанның бер районында Әбиләр Сабан туе алтмышынчы тапкыр кунаклар җыйган

Баулы районы Татар Томбарлысы авылында Әбиләр Сабан туе гөрләде. Ул традицион рәвештә 60 нчы тапкыр үтә.

Әбиләр Сабантуеның үзенчәлеге дә шунда: уеннарда, ярышларда бары тик әбиләр һәм өлкән яшьтәге бабайлар гына катнаша. Бүген дә искәрмә түгел, әбиләр һәм бабайлар көянтә- чиләк белән дә, чаңгы тагып та, капчык киеп тә ярыштылар. Иң кызыгы бүрәнә өстенә утырып капчык белән сугышкан, тизлеккә кул пычкысы белән бүрәнә кисүче һәм су тулы таста биюче әбиләр һәм бабайлар булды.
– Әбиләр Сабан туе елдагыча матур программа белән үтә, дип сөйләде бәйрәмне алып баручы Айгөл Нәүрүзбаева. – Әлеге бәйрәмнең матур тарихы да бар. Моннан алтмыш ел элек Томбарлыда туган Кәшфи абзый оештырган аны. Чөнки элек әбиләр үзәк бәйрәмгә чыга алмаган, шулар нәүмиз булып калмасынга, аерым әбиләр өчен Сабантуй оештырыла башлаган. Бу бәйрәм халыкка ошаган һәм шуннан соң ел саен үткәрелеп, безнең көннәргә җиткән.

– Ел саен Әбиләр Сабантуен көтеп алабыз, теләп катнашабыз, – ди Рушания Габдулхакова. – Оештыручыларга зур рәхмәт, бик күңелле бүген. Сабантуйлар котлы булсын!

Бәйрәм барышында иң күп оныклары булган әбекәйләр һәм авылның иң яшь әбисе дә бүләкләнделәр. Гомумән, Сабан туена килеп, уеннарда катнашкан һәр кеше бүләкләнде.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*