Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Пушкин картасы” программасы кысаларында Иннополис лицеенда һәм Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында чыгыш ясады. “Өйгә Җиңү белән” дип аталган концерт программасында сугыш чоры җырларын һәм биюләрне милли төсмер белән кушып тәкъдим итте алар.
“Безнең халык, барыннан да бигрәк, үсеп килүче буын, бабаларыбыз батырлыгын белеп яшәргә тиеш. Хәзерге тормышыбыз тыныч, гадел булсын өчен, аларга узарга туры килгән авырлыклар, каршылыклар турында онытмасыннар иде – концертның төп идеясе әнә шул”, – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Зәкиева-Романцева.
Концертның беренче өлешендә тамашачыларга сугыш чоры вакыйгаларын “Сугыш булды…” дип аталган җыр-биюгә корылган спектакль аша тәкъдим иттеләр. Икенче өлештә ансамбльнең алтын фондыннан халык җырлары һәм биюләр башкарылды.
Мәдәни чараларны нәкъ менә яшьләр арасында танытуга корылган “Пушкин картасы” программасы Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлегенә ныклап кереп урнашты. Әлеге карта белән яшүсмерләр ансамбльнең барлык концертларын диярлек бушка карый ала.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов һәрчак шуны ассызыклый: коллектив эшчәнлегенең төп юнәлешенең берсе – яшь буынга татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тапшыру.
Ансамбль коллективы бер урында таптанып тормый. Концерт залларында гына түгел, мәктәпләрдә һәм гиманизияләрдә дә чыгыш ясыйлар. Шулай алар яшьләргә тагын да якыная.
“Без Дәүләт ансамбле эчендә татар халкының күп гасырлык иҗат тарихын, гореф-гадәтләрен, бай мәдәни мирасын һәм рухи кыйммәтләрен саклауны дәвам итәбез. Яшьләр – без максатчан юнәлгән тамашачы, чөнки нәкъ менә алар үзләреннән соң килгән буынга шушы мәгълүматларны тапшырачак”, – дип билгеләп үтте Айрат Хәмитов.
Шушы максатлар белән коллектив әле фераль аенда гына Казанның 186нчы лицеенда, 96нчы, 13нче һәм 27нче номерлы гимназияләрдә “Без бергә” программасы белән чыгыш ясады. Чараның исеме очраклы гына шулай куелмаган: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марийлар һәм башка халыклар өчен Республикабыз инде күптәннән уртак өйгә әйләнде. ТР Дәүләт ансамбле үзенең иҗатын төрле милләтләрнең музыкаль әсәрләре белән баетып, татар халкы мәдәниятен тагын да гүзәлрәк итеп күрсәтеп кенә калмый, ә иҗат мөмкинлекләрен дә чагылдыра.
Шулай ук ансамбль еш кына төрле районнар һәм авыллар мәдәният йортларында концерт куя. Монысы да ерак районнарда яшәүче балалар, яшүсмерләр үзләренең тарихын күрсен өчен эшләнә. Шушы максаттан, коллектив әле күптән түгел генә Балтач мәдәният үзәгендә чыгыш ясады.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru