tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен дәвам итә
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен дәвам итә

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен дәвам итә

2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнаша.

Бүген, форумның икенче көнендә, Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*